news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фондының өч фестивале кысаларында яшь башкаручылар бәйгесе узачак

Ваһапов фондының өч фестивале кысаларында яшь башкаручылар бәйгесе узачак
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Быел яшь башкаручылар өчен Ваһапов фонды өч бәйге үткәрә. Аларның һәрберсе аерым фестиваль кысаларында уза. Бу хакта фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов матбугат очрашуында сөйләде.

«Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесе, нигездә, профессионаллар өчен. Сирәк кенә үзешчәннәргә дә игътибар иттек. Быел да профессионал булмаган яшь башкаручылар катнашырга теләк белдерде. Хәзер «Халык җәүһәрләре» проекты кысаларында да яшь башкаручылар бәйгесе игълан итәбез. Профессионал булмаган яшь талантларга консерватория студенты белән ярышырга авыррак, шуңа күрә аларга бу конкурста катнашырга тәкъдим итәбез», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, «Халык җәүһәрләре» проекты да фестиваль дәрәҗәсендә узачак. «Проектны мөстәкыйль юлга чыгарабыз, ул республикакүләм дәрәҗәдәге этно-мәдәни фестиваль статусын алачак», – диде җитәкче.

Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесенә быел 100гә якын гариза килгән. Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителергә тиеш иде, оештыручылар кабул итү вакытын 10 апрельгә кадәр озайткан. «Бәйгегә гариза җибәрүчеләрнең күбесенең документлары 100 процентка тәртиптә түгел, талантлы кешеләр моңа игътибар итми шул. Аларны югалтмыйк дип, техник хаталарны төзәтергә мөмкинлек бирдек. 22 апрельдә тыңлаулар башлана», – диде Фәттахов.

Тагын бер яшь башкаручылар бәйгесе «Казанда Шәрык базары» фестивале кысаларында уза. «Фестиваль кысаларында төрки һәм шәрык мәдәнияте яшь башкаручылар бәйгесен уздырабыз, чөнки узган елда Дагыстаннан гына да 12 коллектив фестивальның гала-концертында катнашырга теләде», – дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100