news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Җиһангирова: Салих Сәйдәшев спектакленең бер җырын Сара Садыйковадан яздырган

«Шулай да син үзең яз, консерватория тәмамлагансың бит. Син булдыра аласың», - дип әйткән булган Салих Сәйдәшев.

Гөлназ Җиһангирова: Салих Сәйдәшев спектакленең бер җырын Сара Садыйковадан яздырган
Абдул Фархан

Татар профессиональ музыкасына нигез салган композитор Салих Сәйдәшев «Кандыр буе» спектакленең Фәридә ариясен беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйковадан яздырган.

«Алар бик яхшы мөнәсәбәттә була. Салих Сәйдәшев көйләрен кәгазьгә төшерергә өлгерә алмый, җитешми. «Кандыр буе» спектаклендә Сара Садыйкова җырларга тиеш булган өлешендә музыка язылмаган була. Ә спектакльне иртәгә куярга кирәк. «Әсәрдә болай да җыр күп. Шулай да син үзең яз, консерватория тәмамлагансың бит. Син булдыра аласың!» – дип әйткән Салих Сәйдәшев. Сара апа Фәридә ариясен үзе язган һәм шуны чыгып җырлаган», - диде Татар китабы йорты фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова.

Гөлназ Җиһангирова әйтүенчә, Сара Садыйкованы опера театрыннан китәргә мәҗбүр иткәннәр. «Холкы белән бәйле: ул туры сүзле була. Партия әгъзасы булгач, бөтен җыелышларга йөри, фикерен кыенсынмыйча әйтә. Шуңа күрә дә режиссер, директор белән килешә алмый. Аннан соң Сара апа Уфага, соңрак Ташкентка китеп эшләп карый. Мөмкинлекләр булса да, Сара апа Казанны сагынып кайта», - ди ул.

«Беренче хатын-кыз режиссеры Кәшифә Тумашева аны «Ак калфак» дигән спектакльгә җыр язып карарга тәкъдим итә. Ул спектакльләр Минзәлә, Әлмәт театры спектакльләрендә уйналган. Академия театрында ул музыка белән бәйле эштә эшли һәм параллель рәвештә Ленин исемендәге мәдәният йортында хор оештыра. Хор Сара апаның җырларын башкара, ул аларны тәрбияли, өйрәтә», - диде фәнни хезмәткәр.

Сара Садыйкова хорны ун ел дәвамында җитәкләгән. «Үзе аккомпаниатор була, үзе дирижерлык та итә. Завод-фабрикаларда эшләгән яшь татар балалары Сара Садыйкованың хорына йөреп артист була. Хордагы кешеләрнең саны 80гә кадәр җитә», - ди ул.

«Композиторлар берлегенә аны 1986 елда гына – үләренә берничә ай кала кабул итәләр. Аның 400ләп җыры бар. Сара Садыйкованың җырлары опера ариясенә тиң. Хәйдәр Бигичев башкаруындагы «Идел суы ага торыр» дигән җырын Пласидо Домингоның Жор Бизе язган «Искатели жемчуга» операсындагы ариясе белән чагыштырырлык! Сара Садыйкова җиңел җырлар язган дип кенә әйтү дөрес түгел», - диде Гөлназ Җиһангирова.

Сара Садыйкова җырларының сүзләренә карата да таләпчән булган. «Сибгат Хәким сүзләрен күтәреп килгәч, төн уртасында аңа шалтыратып, текстны үзгәртергә тәкъдим иткән. Сара апаның җырлары милләтебезнең байлыгы булып тора. Аның җырлары кеше күңеле камил булып формалашуга зур этәргеч булыр иде», - диде ул лекциядә.

  • Сара Гариф кызы Садыйкова (1 ноябрь 1906, Казан — 7 июнь 1986, Казан) — татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы (сопрано), драма актрисасы. Татарстан АССРның атказанган (1939) һәм халык (1976) артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984). Тукай бүләге иясе (1990).
  • Сара Садыйкова Казан педагогика техникумында укый. 1922 елда Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный: Фәридә («Кандыр буе»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зәйнәп («Оргнизатор»), Асия («Аршин мал алан»), Галиябану («Галиябану») һ.б. Шунда булачак ире — Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә коралар. Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара.
  • 1934 – 1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була.
  • Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи, «Баҗалар», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Күк капусы ачылса», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Шомырт чәчәк атканда», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Яшел сумка», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100