news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фән белгече: Фатиха Аитова Сара Садыйкованы хорда җырлаганы өчен мәктәбеннән куган булган

«Сара апа әйбәт укучы булганга күрә, берникадәр вакыттан соң яңадан мәктәптә кабул ителә», - диде Гөлназ Җиһангирова.

Фән белгече: Фатиха Аитова Сара Садыйкованы хорда җырлаганы өчен мәктәбеннән куган булган
"Сөембикә" журналыннан алынды

Татар китабы йортының фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова әйтүенчә, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, ТАССРның халык артисты Сара Садыйкова малайлар белән басып, хорда җырлаганы өчен мәктәптән куылган булган.

«Сара апаны бер иптәш кызы үзләренең гаиләсенә алып барган, шунда алар хор белән җырлаган. Беренче татар кызлар гимназиясе укучысы малайлар белән басып хорда җырлагач, ул бу мәктәптә укырга лаеклы түгел дип, аны Фатиха Аитова мәктәптән куа. Сара апа әйбәт укучы булганга күрә, берникадәр вакыттан соң яңадан мәктәптә кабул ителә», - диде ул Татар китабы йортында лекциядә.

  • Фатиха Аитова мәктәбе — Казанда 1909 елның 27 августында татар кызлары өчен ачылган дөньяви урта белем йорты. Мәктәпне ачучы һәм җитәкчесе — Фатиха Аитова. Мәктәп 1918 елда ябыла.

Сара Садыйкованың ничәнче елда куылганы төгәл билгеле түгел – ул өченче яки дүртенче сыйныфта укыганда мәктәптән китәргә мәҗбүр булган.

Гөлназ Җиһангирова сүзләренчә, элек мәдәният йортлары булмаган, шуңа күрә гаиләләргә җыелып, концертлар оештырганнар. «Сара апаның истәлекләренә караганда, укытучылар шулкадәр матур киенеп йөргән: озын күлмәкләр, калфаклар белән дәрескә керәләр иде, дип искә ала ул», - диде фәнни хезмәткәр.

«Сара апаларның гаиләсендә музыка уен кораллары булган. Әтисенең әнисе мөнәҗәтләр көйләгән, диләр. Музыкаль мохиттә үскән ул. Гаиләдәге мохит музыка белән шөгыльләнергә этәргән», - диде Гөлназ Җиһангирова.

Лекция барышында яшь җырчы Рөстәм Егоров баянчы Ильяс Фәрхуллин белән Сара Садыйкованың җырларын башкарды.

" />

  • Сара Гариф кызы Садыйкова (1 ноябрь 1906, Казан — 7 июнь 1986, Казан) — татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы (сопрано), драма актрисасы. Татарстан АССРның атказанган (1939) һәм халык (1976) артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984). Тукай бүләге иясе (1990).
  • Сара Садыйкова Казан педагогика техникумында укый. 1922 елда Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный: Фәридә («Кандыр буе»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зәйнәп («Оргнизатор»), Асия («Аршин мал алан»), Галиябану («Галиябану») һ.б. Шунда булачак ире — Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә коралар. Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара.
  • 1934 – 1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була.
  • Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи, «Баҗалар», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Күк капусы ачылса», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Шомырт чәчәк атканда», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Яшел сумка», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100