news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясенә укырга кергәндә татар җырын җырлаган

«Мәскәүгә кадәр белем алырга бару ул вакытта хатын-кызга зур батырлык таләп иткән», - ди Гөлназ Җиһангирова.

Белгеч: Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясенә укырга кергәндә татар җырын җырлаган
Абдул Фархан

Татар китабы йортының фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, ТАССРның халык артисты Сара Садыйкованың «Уел» дигән татар халык җырын башкарып, Мәскәү дәүләт консерваториясенә укырга кергән булганын әйтте.

«Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенә укырга кергәндә тыңлауларда ул «Уел» дигән татар халык җырын башкарган. Күз алдыгызга китерегез, тезелешеп утырган профессорлар Сара апаның татар көен җырлаганын тыңлаган. Мәскәүгә кадәр белем алырга бару ул вакытта хатын-кызга зур батырлык таләп иткән. Баштан ул вокал белгечлеген тәмамлый, соңрак опера студиясендә укый», - диде ул лекциядә.

Гөлназ Җиһангирова әйтүенчә, Мәскәүдә Сара Садыйкова классик академик вокал дәресләрен ала. «Сара апа бельканто техникасында профессиональ тавыш белән җырлаган. Бик нәзек, югары ноталарны башкара алырлык тавыш була аның. «Галиябану», «Наемщик», «Зәңгәр шәл» һ.б. спектакльләрдә солист буларак җырлый. 1960 елларда Сара апаның тавышы сына, ул озак еллар җырлап йөри алмый», - ди ул.

«Сара апа академик, классик элементларны халык көйләрен башкаруга керткән беренче җырчы. Чишмә кебек чылтырап аккан җырларны боргалап-боргалап, сандугач образлары тудырырлык итеп, классик образ буларак күтәргән. «Мин классик белемемне халык көйләрен баетырга, югарырак баскычка күтәрергә файдаланырга тиешмен», - дигән ул. Яшьтән үк тирән фикер, зур максат белән яшәве ирешкән уңышның нигезе булып тора», - диде ул.

Сара Садыйкова бертуган сеңлесе Разия Садыйкова белән бергә җырлаган. «Алар спектакльдә бер үк рольне алыштырып уйнаган. Разия апа озак вакыт опера театрында эшли. Аның улы Рөстәм балет мәктәбен тәмамлый, Казанда биюче булып эшләгән. Сара апаның кызы Әлфия апа да балет мәктәбен бетергән. Әлфия апа Сара апаның мирасын саклауга, аны кешеләргә җиткерүгә зур өлеш кертте. Әлфия апаны әнисенең дәвамчысы дияргә була», - диде фәнни хезмәткәр.

«Сара апа кызыклы шәхес. Ул татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ композитор. Безнең музейда аның күлмәкләре, портретлары, шәхси әйберләре саклана. Аның тирән мәгънәле, татар милләтенең йөзек кашы булырдай җырлары бар. Тормыш каршылыкларын җиңгән шәхес. Иҗатчы буларак та, хатын-кыз буларак та аның безнең мәдәнияттә урыны зур», - диде лектор.

  • Сара Гариф кызы Садыйкова (1 ноябрь 1906, Казан — 7 июнь 1986, Казан) — татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы (сопрано), драма актрисасы. Татарстан АССРның атказанган (1939) һәм халык (1976) артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984). Тукай бүләге иясе (1990).
  • Сара Садыйкова Казан педагогика техникумында укый. 1922 елда Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный: Фәридә («Кандыр буе»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зәйнәп («Оргнизатор»), Асия («Аршин мал алан»), Галиябану («Галиябану») һ.б. Шунда булачак ире — Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә коралар. Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара.
  • 1934 – 1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була.
  • Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи, «Баҗалар», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Күк капусы ачылса», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Шомырт чәчәк атканда», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Яшел сумка», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.
Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100