Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гөлназ Гафурова: «СалаваTik»лар проекты кастингында әзерлекле балаларга өстенлек була
«Иртәдән кичкә кадәр безнең ритмга, режимга әзер булган, түзә торган балалар кирәк», - диде җырчы.
Казан шәһәре филармониясе солисты, Казан шәһәре филармониясенең балалар студиясе вокал бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гафурова «СалаваTik»лар проекты кастингында әзерлекле балаларга өстенлек ясаячакларын әйтте.
«Музыка мәктәбе яки түгәрәкләргә йөргән балаларга күбрәк игътибар булыр. Музыка мәктәбенә йөрмәгән, әмма тумыштан сәләтле балалар бар. Алар сәхнәдән дә, камерадан да курыкмый. Ягъни алар инде безнең ритмга, режимга әзер була. Аларны да күреп алачакбыз», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Гөлназ Гафурова моның сәбәбен дә аңлатты. «Музыка мәктәпләренә кабул иткәндә бала ишетә белсен, тавышы булсын, ритмнарны дөрес кага белсен дигән принципка карыйлар, ул сәләтен җиде ел дәвамында үстерәләр. Монда ул кадәр вакыт юк. Балалар иртәдән кичкә кадәр проектта кайнаша. Ата-аналарга рәхмәт. Шул ритмга түзә торган балалар кирәк булачак», - диде ул.
Кастинг рәисе, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова эчтәлекле балачак җырларын башкарсыннар иде, дигән теләген белдерде. «Балачакның үз җыры булырга тиеш. Бу һәр кешегә яхшы этәргеч булыр, балаларга үзләрен күрсәтергә, ачылырга зур ярдәм булачак», - ди ул.
«Һәр әти-әни өчен үз баласы иң талантлы. Без моның белән килешәбез. Шуны онытмаска кирәк: «СалаваTik»лар проектында катнашу – зур хезмәт. Әти-әниләр балаларын алып килергә, 2-3 сәгать буе көтеп утырырга тиеш. Балалар җырларның сүзләрен өйрәнеп, анимацион персонажларның хәрәкәтләрен синхрон кабатларга тиеш була. Аннан соң шуны җырга салып җырлап карый. Ике-өч минутлык җырны 2-3 сәгать төшерәбез», - ди проектны сәхнәгә куючы режиссер Гүзәл Шакирҗанова.
Аның әйтүенчә, олылар белән эшләгәндә караганда балалар белән эшләве кыенрак. «Алар телендә сөйләшергә кирәк. Монтажлау өчен ике тәүлек китә. Әмма видеоларыбызның йөз меңнән артык караучылары булганга без бик шат», - диде ул.
- Искәртеп үтик, «Салават күпере» журналы редакциясе «СалаваTik»лар проектына кастинг игълан итте. 1 июньнән 6-9 яшьлек балалар арасында кастинг уздыра. Кастинг 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Жюри әгъзалары өч җиңүчене сайлап алачак. Тулырак мәгълүмат «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары сайтларында урнаштырылачак. Видеоязмаларны salavatiklar@mail.ru почтасына җибәрү сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз