Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Салават күпере» журналы редакциясе «СалаваTik»лар проектына кастинг игълан итте
«Проект танылган шәхесләр белән танышырга, үзеңә танылырга, иҗади яктан үсәргә мөмкинлек бирә. Балалар безгә килеп бик зур мәктәп уза», - диде Зилә Фәйзуллина.
«СалаваTik»лар проектының өченче сезонына 1 июньнән 6-9 яшьлек балалар арасында кастинг уздыра. Кастинг 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Жюри әгъзалары өч җиңүчене сайлап алачак.
«Видеода балалар җырлап, биеп күрсәтергә тиеш. Тулырак нигезләмәдән укырга мөмкин, ул «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары сайтында чыгачак. 1 августка кадәр жюри видеоларны карап, икенче турга 30 баланы сайлый. Икенче турда алар жюри алдында чыгыш ясарга тиеш була, шуннан без өч җиңүчене сайлыйбыз. Аларны без сынап, тикшереп карыйбыз: актерлык сәләтенә дә күз салачакбыз», - диде баш мөхәррир Зилә Фәйзуллина.
Ул тагын бер шартны атады: җиңгән балалар Казан шәһәр филармониясендә Гөлназ Гафурова җитәкләгән ансамбльгә чакырылачак. «Атнасына ике тапкыр репетиция узачак», - ди ул. Проектка яңа балаларны алу сәбәбен дә әйтте. «Алты бала безнең бөтен таләпләребезгә туры килә. Ләкин алар үсте. Башлангыч мәктәпне тәмамлап, урта мәктәпкә күчтеләр. Аларга дәресләрне калдыру авыр. Шуңа күрә без яңадан өч бала сайлап алырга телибез», - ди ул.
«СалаваTik» проектына килергә теләүчеләр күп булган, чөнки шалтыратулар, сораулар ел дәверендә килеп торган. «Бөтен баланы да алу мөмкинлеге юк, шуңа күрә без балаларны сайлап, тыңлап, күреп алачакбыз», - дип аңлаттылар «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
«Проект танылган шәхесләр белән танышырга, үзеңә танылырга, иҗади яктан үсәргә мөмкинлек бирә. Балалар безгә килеп бик зур мәктәп уза, ел ярым дәверендә сәгать ярым буе сәхнәдән төшмичә концерт куярлык артистларга әйләнә. Алар алга таба зур сәхнәгә чыгарга әзер булачак», - диде Зилә Фәйзуллина.
Ел ярым вакыт дәверендә барлыгы 26 җыр чыккан, «СалаваTik»лар You Tube хостингында 950 мең караучы җыйган. «СалаваTik»лар «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе нигезендә барлыкка килде. Аның составында 6 яшьтән 12 яшькә кадәр алты бала бар. Алар Казан шәһәр филармониясендә «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнә», - ди баш мөхәррир.
- «СалаваTik»лар проекты 2021 елдан Татарстан Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү ярдәме белән тормышка ашырыла. Иң популяр, үз тамашачысын тапкан җырлы-биюле проектның нигезендә үсеп килүче буынга татар телендәге җырларны бүгенге заман баласына аңлаешлы телдә һәм форматта өйрәтү, таныту ята.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз