Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гөлнара Сабирова: Радик Сабиров тормышны, кызларын өзелеп яратты
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров белән хушлашу мәрасимендә танылган журналист, мөхәррир Гөлнара Сабирова Радик Сабировның якташы буларак чыгыш ясады.
«Аксубай егет-кызлары, якташлар җәмгыяте исеменнән сүз әйтәсем килә. Радикны Аксубайда бик яраталар. Аксубайны да Радик бик яратты. Ул районыбызның бик тыйнак һәм бик талантлы егете иде. Әлеге кайгылы хәбәрне иртән иртүк аксубайлылар, якташлар шалтыратып әйтте. Бөтенбез бик зур тетрәнү кичерәбез», – диде ул.
Гөлнара Сабирова Радик Сабировны бик тыйнак булды дип искә алды. «Бернәрсәдән курыкмады. Өзелеп кызларын яратты, тормышны яратты дип беләм. Үзен фәндә дә, иҗатта да, спортта да күрде һәм үзеннән соң шундый кыска гомерендә бик якты эз калдырды. Аксубай бүген үзенең мәрхәмәтле, кешелекле, талантлы улын соңгы юлга озата. Радик, без сине онытмабыз. Рухың шат, урының җәннәттә булсын», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз