Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гөлнара Габдрахманова: «Ядкәр» проекты кысаларында хатын-кызлар ягыннан да шәҗәрә төзибез
«Ядкәр» генеалогик порталы проекты кысаларында хатын-кызлар ягыннан да шәҗәрәләр төзелә. Бу хакта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Дәүләт Советының 37 нче утырышында сөйләде.
«Традицион генеалогиядә хатын-кыз линиясе буенча шәҗәрә төземиләр, чөнки татарларда никахлар кәләш авылында теркәлгән, ә карт әби тумышы белән каян булуы турында мәгълүмат еш кына сакланмаган. Мәгълүмат эзләү шуның белән кыенлаша. Ә «Ядкәр» проекты кысаларында хатын-кыз ягыннан да шәҗәрәләр төзибез. Система хатын-кыз ягыннан әбиләрнең ата-аналарын, туу урыннарын таба ала», - диде Гөлнара Габдрахманова.
«Ядкәр» проекты нигезендә архив язмаларын цифрлаштыру, аларны ата-бабалар турында белешмәләр булган документлардан кертү эше башкарыла.
«Генеаологик тикшеренүләр асылында - метрика кенәгәләре, аларның күп өлеше иске татар имлясында язылган, аны белдекле белгечләр генә таный. Проект кысаларында без аларны тәрҗемә итеп, барлык метрика язмаларын индексациялибез», - дип белдерде комитет рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз