Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гөлнара Габдрахманова: Депутатлар, министрлар шәҗәрәләрен төзүне сорап мөрәҗәгать итте
Татарстан Дәүләт Советының күп кенә депутатлары һәм министрлар нәсел шәҗәрәләрен төзү өчен мөрәҗәгать иткән.
Шәҗәрәләр төзү буенча «Ядкәр» порталы турында Татарстан парламентының 37нче утырышында ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде.
Ул проектның Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең туган ягы Актаныш районы Әнәк авылыннан башланганын искәртте. «Нәкъ менә ул беренче булып проектны гамәлгә ашыруны хуплаган кеше», - диде Гөлнара Габдрахманова.
«Беренчеләрдән булып, безнең проектка Татарстан Дәүләт Советы депутатлары - Лотфулла Шәфигуллин һәм Алсу Нәбиева кушылды. Моның өчен аларга зур рәхмәт. Бүгенге көнгә Васил Шәйхразыевның (ТР вице-премьеры - Т.И. искәрмәсе) шәҗәрәсен төзедек. Күп кенә министрлар да кушылды», - дип сөйләде комитет рәисе.
Ул шәҗәрәсен төзү үтенече белән еш кына танылган шәхесләр мөрәҗәгать иткәнен әйтте. Мисал өчен, соңгылардан булып опера җырчысы Аида Гарифуллина гаиләсеннән шундый үтенеч килгән. «Шәҗәрә төзүне сорап, якын һәм ерак чит илләрдән дә мөрәҗәгать итүчеләр бар», - диде Габдрахманова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз