«Язучылар берлеге, әлбәттә, кирәк. Ул – бөтен язучыларны берләштереп, тоташтырып тора торган оешма. Берлек язучыларның кадерен арттыра, аларга үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә. Анда торучы язучыларның күбесе өлкән яшьтә. Кая чакырсалар да, аларның барасы килә. «Без әле кирәк икән» дигән уй аларны яшәтә.
Берлектә бик күп язучылар бар икәнен беләм һәм күбесенең киңәшмәләргә йөрмәвен дә беләм. Ләкин, әгәр син берлеккә кергәнсең икән, син милләт өчен дә, тел өчен дә, үзең язган әсәрләр өчен дә җаваплысың. Теге «мин берлеккә кердем дә, минем вакытым юк әле» дигән сүз булырга тиеш түгел. Сине бит беркем дә анда мәҗбүри кертмәде.
Әйе, кемнән генә сорама, «Язучылар берлеге – «бабайлар оешмасы», нәрсә калган сиңа анда» , – дип әйтәләр. Шул сүзне әйтәләр дә, шуның белән – шул. Ләкин минем күңелемдә күптәннән Язучылар берлегенә нинди дә булса файда китерү теләге яши. Алар мине чакырмасалар да, миннән нәрсәдер сорамасалар да, мин үз интервьюларымда, эшләгән тапшыруларымда бу мәсьәләне күтәрәчәкмен. Һәм ничек тә булса бу проблеманы кузгата алырмын, дип ышанам. Язучылар берлегендә яшьләрнең берләшеп, нәрсәдер эшләвен күрәсем килә. Бәлки, безне күрерләр, безне ишетерләр. Барысы да үзебездән тора», – ди ул.
Танылган шагыйрә, журналист Гөлинә Шәйхи белән «Интертат» сайты өчен Ильяс Хаҗиев һәм Айнур Җамалетдинов сөйләште.