news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гиннесс рекордлар китабына кергән легендар спортчы Наим Сөләйманоглу вафат

Танылган спортчы 46 тапкыр дөнья рекорды куйган.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). 18 ноябрьдә 50 яшендә штанга күтәрү буенча Төркия спортчысы, Олимпия чемпионы Наим Сөләйманоглу вафат булган. Бу хакта “Анадолу” мәгълүмат агентлыгы яза.

Наим Сөләйманоглу, авыр атлетика тарихында иң беренчеләрдән булып, 3 тапкыр – Олимпия чемпионы һәи 7 тапкыр дөнья чемпионы булган спортчы. Танылган спортчы 46 тапкыр дөнья рекорды куйган.

"Наим Сөлейманоглу - легендар спортчы, һәм аның казанышларын әлегә кадәр башка бер генә авыр атлетика спортчысы кабатлый алганы юк, - диде Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Истанбулның “Фатих” мәчетендә хушлашу мәрәсимендә. - Сөләйманоглу, үзенең 3 авырлыгы кадәр штанга күтәреп, Гиннесс рекордлар китабына керде. Ул Төркиягә бер генә тапкыр җиңү китермәде. Моның белән ул халкының мәхәббәтен казанды”, - дип билгеләп үтте Йылдырым, диелә матбугат хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100