news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Герман Греф пенсия яшен арттыру идеясен хуплады

Пенсия яшен арттыру гомерне озынайта, дип саный Саклык банкы җитәкчесе.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф пенсия яшен арттыру идеясен хуплавын белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Греф фикеренчә, пенсия яшен арттыру – дөрес процесс. Аның фикеренчә, хатын-кызлар 55 яшьтә бала таба, димәк, элеккеге пенсия яше актуаль түгел.

Алдан “Татар-информ”  Путинның пенсия яшен арттыру темасына “бик сак” карашта булырга кирәклек турындагы фикерен җиткергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100