ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Путин пенсия күләме һәм пенсиягә чыгу яшен озайтуга карата фикерен белдерде

7 июнь 2018, 15:24 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Путин пенсия күләме һәм пенсиягә чыгу яшен озайтуга карата фикерен белдерде Пенсионерларның керемнәрен арттыруны Россия Президенты Хөкүмәтнең төп бурычы дип атады.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Пенсионерларның керемнәрен арттыру – Россия Хөкүмәте өчен пенсия яшен озынайтуга караганда мөһимрәк бурыч. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин “Туры элемтә” барышында белдерде.

Пенсия яшен арттыру турында сорауны Владимир Путинга Курск шәһәреннән Алексей Гончаров бирде.

Путин әйткәнчә, СССР вакытында эшләүче пенсионерларга пенсия түләмәгәннәр, ләкин хәзер бу мәсьәләне кабат карарга кирәк. Ул эшләүче пенсионерлар аз түләнә торган эшләрдә мәшгуль диде. 

Путин пенсия яшен арттыру темасына “бик сак” карашта булуын әйтте. Ул пенсия күләмен арттыруны күпкә мөһимрәк дип атады.

“Тагын бер тапкыр әйтәсем килә: пенсия белән тәэмин итү системасында төп бурыч – пенсионерларның керемнәрен һәм тормыш дәрәҗәләрен яхшырту”, - диде Россия Президенты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10