Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Геннадий Макаров совет чоры сәнгать әсәрләренә тарихи ядкарь буларак карарга киңәш итә
Бүген Мирсәет Яруллиның моннан 40 ел элек патриотик рухта язылган "Кеше" ораториясе яңгырады.
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Совет идеологиясе белән сугарылган сәнгать әсәрләренә тарихи ядкарьгә караган кебек карарга кирәк, дип саный Казан дәүләт консерваториясе галиме Геннадий Макаров. Бу фикерен ул “Кеше” ораториясен тыңлагач, “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
- "Кеше" ораториясен композитор Мирсәет Яруллин моннан 40 ел элек язган. Әлеге патроитик рухта язылган сәнгать әсәре татар музыкасы тарихына беренче татар ораториясе буларак кергән.
Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залында күренекле татар композиторы Мирсәет Яруллинның 80 еллыгына багышланган “Гомер... Илһам... Бәхет...” дип аталган тантаналы кичә үтте.
Кичәдә Мирсәет Яруллинның төрле жанрдагы әсәрләре һәм Ренат Харис либреттосына язылган “Кеше” ораториясе яңгырады. Әлеге беренче татар ораториясе Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан яңартылган иде.
Геннадий Макаров әлеге ораторияне яхшы сәнгать әсәре дип саный. “Ул вакытта идеологиясез булмый – моны аңларга кирәк. Андый әсәрләрне без шул чорга һәйкәл итеп кабул итик”, - ди ул.
Ораторияне Казан консерваториясенең Опера студиясе “Tatarica» оркестры белән берлектә әзерләгән иде. Солистлар – Илгиз Мөхетдинов, Сөмбел Ситдыйкова, Руслан Закиров. Текстны Ришат Әхмәдуллин укыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз