news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Геннадий Макаров: Тукай премиясенә лаек кешеләрнең барысы да исемлеккә керми

«Бу бүләккә тәкъдим ителер өчен лаеклы эшләр башкарырга кирәк», - диде музыка белгече.

Геннадий Макаров: Тукай премиясенә лаек кешеләрнең барысы да исемлеккә керми
Салават Камалетдинов

Этник музыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек кешеләр күп, аларның барысы да исемлеккә керми дип саный.

«Тукай премиясе – җаваплы премия. Бу бүләккә тәкъдим ителер өчен лаеклы эшләр башкарырга кирәк. Бу биш, ун еллык кына хезмәт түгел, бу премиягә лаек булган кеше гомере буе шушы өлкәдә эшли. Тукай премиясенә лаек кешеләр тагын да күбрәк, аларның барысы да бу исемлеккә кереп бетми. Исемлеккә кермәгән булсалар да, лаек кешеләрне без беләбез, хөрмәт итәбез», - диде ул Тукай премиясе кандидатлары белән очрашуда.

Геннадий Макаров быел премиягә Татарстан халыкларының җыр, уен кораллары традицияләрен өйрәнү һәм үстерүгә керткән өлеше өчен дәгъва кылган.

«Габдулла Тукай иҗаты белән кечкенәдән үк таныш. Аның шигырьләрендә тарих, сәнгать, мәдәният бар. Болгар шәһәрләре, андагы биналар хәрабә рәвешендә булса да, безнең борынгы халык көйләре, җырлары сакланган, дип әйткән сүзе тагын да тирән фикер йөртергә этәрә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100