Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Газиз Айдарский кичәсендә Сара Садыйкованың сирәк яңгыраган әсәрләре тәкъдим ителде
Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә композитор, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сара Садыйкова җырлары һәм әсәрләреннән торган концерт булды. Шулай ук, кичәдә Сара Садыйкованың ире – актер, режиссер, Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Газиз Айдарскийны да искә алдылар. Быел аның 125 еллыгы. Концертны Сара Садыйкованың кызы ТАССРның атказанган артисты, балерина Әлфия Айдарская оештырды.
«Күп шәхесләребезгә игътибар җитеп бетми. Шуларның мисалы итеп Сара Садыйкованы һәм Газиз Айдарскийны әйтә алабыз. Газиз Айдарский 34 яшендә вафат була. Күпме эшләр эшләп калдырган! Театрыбызга беренче нигез салучыларның берсе. Юныс Сафиуллин Газиз Айдарскийның иҗатын, тормышын өйрәнгән. Ул аны «беренче номерлы режиссер» дип, бөекләр рәтенә кертә. Газиз ага режиссер гына түгел, актер да. Татар театр сәнгатенең үсешенә зур өлеш керткән», - диде «Татар-информ»га Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова.
Аның әйтүенчә, Газиз Айдарский Мәскәүдә татар эшче театрын барлыкка китерә. «Ул аның режиссеры, сценарийлар язучысы да була. Татарстанда беренче Яшь тамашачылар театрына нигез салучыларның берсе була, ул аны төзүдә дә катнаша. Эшче театрында эшләгәндә Муса Җәлил белән таныша. Җәлил ул вакытта Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында укый. Газиз Айдарскийны соңгы юлга озатканда аның иҗаты турында төпле сүзләр әйткән ул», - диде Филүсә Арсланова.
«Театрда да, сәнгатьтә дә көнләшү дигән әйбер бар. Ул әле дә дәвам итә. Газиз Айдарскийдан да көнләшүчеләр табыла. Эшче театрында эшләгәндә хәтта аны «контрреволюционер» дип тә атаучылар булган. «Мәскәүдә газиз театрымда кирәкмәгән эшләр алып бармыйм микән», - дип көндәлегенә яза, күзәтү астында булуын әйтеп. Газиз Айдарскийның профессионал булуын, Европа әсәрләрен яхшы белгәне өчен күралмаучылар табыла, шуңа да ул Казаннан Мәскәүгә китәргә мәҗбүр була», - диде ул.
Композитор Риф Гатауллин Сара Садыйкова белән аралашкан булган. «1970 елларда мин хорга йөри башладым. Бервакыт миңа Сара апа «Көтәм сине» җырын ире – Газиз Айдарскийга багышлап язганы турында сөйләде. Ул ирен шулкадәр яраткан. «Ирем вафат булгач, шулкадәр кыен булды. Ә спектакльләрдә җырларга кирәк иде», - дигән иде Сара апа», - диде ул.
Санкт-Петербургтагы татар хатын-кызларының «Ак калфак-Нева» оешмасы җитәкчесе Фирая Рәшитова Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллегеннән һәм вәкиллек вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов, «Алимов йорты» җитәкчесе Владимир Алимовтан, Питердагы милли театр һәм җирле татарлардан Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
«Бөек балеринага иң ихлас сүзләребез. Шәхсән миңа Сезнең Россия балет сәнгатенә керткән өлешегез кадерле. Мин сезнең атаклы әти-әниләрегезне, татар сәнгате эшлеклеләрен хөрмәт итәм. Татар театрына нигез салучы Газиз Айдарскийга - 125 ел. Былбыл тавышлы Сара Садыйкованың туган көне. Санкт-Петербургта Агриппина Ваганова исемендәге рус балеты Академиясендә тәрбияләнүчеләр сезнең иҗатыгызны югары бәяли», - дип язган үзенең Рәхмәт хатында А.Ваганова исемендәге рус балеты Академиясе ректоры Николай Цискаридзе.
«Сезнең балеттагы казанышларыгыз горурлык хисе уята. Сезгә, татар халкы сәнгате байрагын горур күтәреп барганыгыз өчен, арымый-талмый, әти-әниләрегез истәлегенә тугрылыклы булып калуыгызны, ныклы сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс көч телибез», - диелгән иде Николай Цискаридзе котлавында. Котлау сүзләрен Фирая Рәшитов укыды.
Татарстанның атказанган артисты Динә Закирова Әлфия Айдарская оештырган концертларда һәрдаим катнашуын әйтте. «Әлфия апа – уникаль, кабатланмас шәхес. Репетиция вакытында һәр номерны тыңлый, элегрәк хәтта музыкантларга номерлары да куя иде. Ул һәр концертта Сара апаның онытылган яисә күптән башкарылмаган әсәрләрен халыкка тәкъдим итәргә тырыша. Һәр концерт сезоны саен номерларны үзгәртә, яңарта», - диде ул.
Концертта шулай ук Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артистлары Әхмәт Кәримов, Рөстәм Гыйльфанов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камал, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Гөлнара Байназарова, «Балкыш» балалар иҗат мәктәбе мөгаллиме Айгөл Мостафина, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Рөстәм Егоров, Казан шәһәр филармониясе концертмейстеры Айгөл Зәйнуллина катнашты. Концертны Данис Хисмәтуллин алып барды.
Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийны искә алу кичәләре 17 ноябрьдә Мәскәүдә, 27 ноябрьдә Чаллыда була.
- Сара Гариф кызы Садыйкова – ТАССРның атказанган артисты (1939), ТАССРның халык артисты (1977), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1990).
- Ул 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. 1922-1928 елларда һәм 1934-1938 елларда П.И.Чайковский исемендәге консерваториядә белем ала. 1930-1934 елларда Татар дәүләт академия театры труппасында эшли. 1938-1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисты була. Композитор буларак үзенең иҗат эшчәнлегендә Сара Садыйкова 400 гә якын җыр, ике зур музыкаль-сәхнә әсәре, 18 спектакльгә музыка иҗат иткән. 1986 елның 7 июнендә Казанда татар зиратында җирләнә.
- Газиз Исхак улы Вәлитов (Газиз Айдарский) – драма актеры, режиссер. 1898 елның 23 ноябре (5 декабре), Казан губернасы, Цивиль өязе Айдар авылында туа. 1917–1918 елларда Әстерхан крае Мөселман эшләре комиссариаты составында татар яшьләре арасында мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнә. 1918–1920 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариатында эшчеләр комитеты секретаре, 1920–1922 елларда сәнгать бүлеге мөдире.
- 1922 елда Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә, бер үк вакытта «Мәскәү үзәк татар эшче театры»н оештыра. 1924-1933 Мәскәүдә Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры. Донбасска гастрольләр оештыра. 1925-1926 елларда Казанда беренче татар операсы «Сания»нең куючы режиссеры. 1930-1931 Казан театр укуханәсендә укыта. 1933 елның 30 октябрендә Мәскәүдә вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз