Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская: Әнкәй оптимист, ә әткәй горур, тыйнак кеше иде
Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә композитор, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сара Садыйкова җырлары һәм әсәрләреннән торган концерт булды. Шулай ук, кичәдә Сара Садыйкованың ире – актер, режиссер, Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Газиз Айдарскийны да искә алдылар. Аның туганына быел 125 ел. Концертны Сара Садыйкованың кызы ТАССРның атказанган артисты Әлфия Айдарская оештырды.
«Әтиемне бик аз хәтерлим, ул киткәндә кечкенә идем әле мин. Ул үзе теләгәнчә Мәскәүдә үзәк татар эшче театрын оештырган. Әнкәй әйтмешли, әткәй горур, шул ук вакытта тыйнак, матур кеше булган. Аның турында артистлар бик күп сөйләгән иде. Муса Җәлил белән дус булганнар. Әнкәй белән язышкан хатларын да укыйм, материал бик күп. Әткәйнең туган ягы Айдар авылында да булганым бар, анда аның исемендәге музей эшли, мәктәпкә дә Газиз Айдарский исемен бирделәр. Моның өчен өч-биш ел йөрдем», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлфия Айдарская.
Аның әйтүенчә, көнчелек бик каты булган. «Барысына да игътибар булуга карамастан, заманасы шундый иде. Әмма әнкәй бик зур оптимист иде. «Әтиең исән-сау булса, шундый-шундый булыр иде», - дип әйтә иде. Минемчә, 1930 елларда репрессия заманында исән кала алса да, әткәйне тынычлыкта калдырмаслар иде. Әткәй белән әнкәйнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен Татарстанда берни дә эшләнми, мин генә һәр ай саен искә алу кичәләре оештырып йөрим», - диде Әлфия Айдарская.
«Сара Садыйкованы, Газиз Айдарскийны онытмасыннар иде. Әнкәй бик тә халыкны ярата иде. Халкым дип яшәде, иҗат итте ул», - диде Сара Садыйкованың кызы.
- Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийны искә алу кичәләре 17 ноябрьдә Мәскәүдә, 27 ноябрьдә Чаллыда була.
Сара Гариф кызы Садыйкова – ТАССРның атказанган артисты (1939), ТАССРның халык артисты (1977), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1990).
Ул 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. 1922-1928 елларда һәм 1934-1938 елларда П.И.Чайковский исемендәге консерваториядә белем ала. 1930-1934 елларда Татар дәүләт академия театры труппасында эшли. 1938-1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисты була. Композитор буларак үзенең иҗат эшчәнлегендә Сара Садыйкова 400 гә якын җыр, ике зур музыкаль-сәхнә әсәре, 18 спектакльгә музыка иҗат иткән. 1986 елның 7 июнендә Казанда татар зиратында җирләнә.
Газиз Исхак улы Вәлитов (Газиз Айдарский) – драма актеры, режиссер. 1898 елның 23 ноябре (5 декабре), Казан губернасы, Цивиль өязе Айдар авылында туа. 1917–1918 елларда Әстерхан крае Мөселман эшләре комиссариаты составында татар яшьләре арасында мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнә. 1918–1920 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариатында эшчеләр комитеты секретаре, 1920–1922 елларда сәнгать бүлеге мөдире.
1922 елда Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә, бер үк вакытта «Мәскәү үзәк татар эшче театры»н оештыра. 1924-1933 Мәскәүдә Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры. Донбасска гастрольләр оештыра. 1925-1926 елларда Казанда беренче татар операсы «Сания»нең куючы режиссеры. 1930-1931 Казан театр укуханәсендә укыта. 1933 елның 30 октябрендә Мәскәүдә вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз