Газ тарату станциясендәге янгында зыян күрүчеләрнең тәненең 15 проценты пешкән
Фаҗигадә бер кеше һәлак булды, тәне пешкән ике кешене Республика клиник хастаханәсенә озаттылар.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгында зыян күргән кешеләрнең тәннәренең 15 проценты пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Янгында зыян күргән 35 һәм 22 яшьлек ике ир-ат Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Аларның тәненең 10-15 процент өлеше пешкән
«Аларның хәле тотрыклы, уртача авырлыкта дип бәяләнә. Гомерләренә куркыныч янамый. Табиблар бөтен медицина ярдәмен дә күрсәтә», — диделәр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә сөйләүләренчә, янгын әлегә сүндереп бетерелмәгән. Янгын сүндерүчеләр газ тутырылган савытларны суытуны дәвам итә.
Алдарак «Татар-информ» кичә, төнге уникеләр тирәсендә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тарату станциясендә янгын чыгуын язган иде. Фаҗигадә бер кеше һәлак булды.