Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Газ шартлаган йортта яшәүчеләрне якындагы мәктәпкә эвакуацияләделәр
Барлыгы йорттан 52 кеше, шул исәптән ун бала, эвакуацияләнгән.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Газ шартлаган йортта яшәүчеләрне якындагы мәктәпкә эвакуацияләделәр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Көнкүреш газы шартлаганнан соң Волгоград урамындагы бер йортта ярыклар барлыкка килде. 52 кеше, шул исәптән ун бала, якындагы мәктәпкә эвакуацияләнде.
Бераз соңрак йортның беренче һәм дүртенче подъездларында яшәүчеләргә үз фатирларына кайтырга рөхсәт иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз