news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гариза язып милләтнең бүгенгесеннән чыгар идем дә, Тукайлар заманына кайтыр идем»

Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева бу сүзләрне вафатына санаулы гына көннәр калганда әйткән иде. Бүген аның хыялы тормышка ашкандыр, ул теге дөньяда Тукай кебек милләтпәрвәр затларыбыз белән очрашудан рухланып, фәрештәләр янәшәсендә канатланып йөридер…

Киттеләр дә югалдылар инде дип әйтергә яратабыз. Ә нигә югалтабыз соң? Кадерле туганнарыбызны да, дусларыбызны да бу дөньядан китүгә онытабыз. Олуг шәхесләребез дә бик тиз истән чыгалар. Соңгы юлга озатканда төчеләнеп: «Мәңге хәтеребездә сакланырсың», — дисәк тә, хәтеребез тишек иләк, искә алсак шул юбилей елында гына бер-ике тапкыр шәхесебез турында сөйләшеп алабыз да, шуның белән вәссәләм. Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры, педагог Венера Гәрәева да фани дөньядан бакыйлыкка милли мәдәниятыбыз үсешенә зур өлеш кертеп күченде. Васыять булырлык кыйммәтле фикерләрен, борчылуларын янә бер кат барлыйк, киңәшләренә колак салыйк әле.

«Иң затлы шәхесләребезне кайчан югалттык соң без? Сугыш чорындамы? Кулакларга каршы көрәш елындамы? Аларны югалтып шушы хәлдә калдыкмы? Мин иң соңгы зыялы дип Нәкый Исәнбәт улы Празат Исәнбәтне атар идем. Шуннан соң бүтән зыялыны күргәнем юк»

Венера ханым бик каты итеп әйткән. Килешмәүчеләр дә күп булыр. Бардыр инде ул зыялыларыбыз. Тик, чыннан да, бик сирәктер. Үзләрен кирәкле кишер яфрагына, бик затлы шәхескә санап йөрүчеләр бу сүзләрне ишетсәләр, бик нык рәнҗерләр иде. Күрәсең, авылда туып-үсеп, университет тәмамлап, нидер майтарып, хәтта Тукай премиясен алып кына да «зыялы шәхес» исеменә лаек булып булмыйдыр шул? Зыялылык җиде буын нәселдән килә, дип өйрәтәләр иде бит. Бәлки, шулайдыр да. В.Гәрәева Празат Исәнбәтнең икенче улын (дөресрәге уллыкка алып үстергән улын) — Булат Гыйззәтуллинны да уңай яктан телгә ала: «Заманында Булат Гыйззәтуллин (1961 -1973 елларда ТАССР мәдәният министры) дигән министр бар иде. Үз гомеремдә күпме министр күрдем. Әмма үз эшенә иң бирелгәне, чын җитәкче булганы менә шушысы булган. 1960 елларда гастрольләрдә өчәр-дүртәр ай була идек. Ул безне озатып җибәрә, чәчәк букетлары белән каршы ала. Һәрберебезнең исемен белә, хәлебез белән гел кызыксынып тора иде. Хәзергеләр исемне белү түгел, азрак өлкән яшьтәге кеше түрәнең кабул итү бүлмәсенә килсә, син кем, дип сорарга да мөмкиннәр»

Хәзер инде бер җыр сүзләре белән әйткәндә, адреслар югалды, сукмаклар чуалды. Шундый затлы уллар үстергән Празат аганың үзен дә бер әдәби әсәрдә шәхесләрне сатучы, ягъни затсыз итеп сурәтләгәннәр. Әле кайчан гына улларын гына түгел, үзен дә күкләргә чөеп мактый, үрнәк зат дип бәяли идек бит? Нәрсәгә ышанырга? Кемгә ышанырга?..

«Тукай премиясе тирәсендәге хәлләрдән соң, мин ел саен Әмирхан Еникиләр каберләрендә әйләнеп ята торгандыр дип уйлыйм. Соңгы егерме елны алыйк, шушы бүләкне алучыларның һичьюгы ике проценты лаеклы микән аңа? Мин Тукай премиясе тарихта калырлык әсәргә бирелергә тиеш дип саныйм. Тарихта кала алырлык шәхесләрне алсак, безнең чордан М.Шәймиев һәм Ф.Бәйрәмованы атар идем. А.Ключарев, З.Хәбибуллин, Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, М.Мәһдиевләргә тиңләшерлек лауреатларны, алар буыныннан соң, гафу итегез, мин күрмим»

Тукай премиясенең — республикабызның иң югары бүләгенең дәрәҗәсе төшүе турында инде күп әйтелде, күп язылды. Әмма һәр елны Тукай туган көннәр җитә башлагач, татарның әдәби-мәдәни дөньясы гөж килеп ала — премия бүләләр. Заманында Тукайны чиратка салган кебек, бүген аның премиясен алу өчен дә чират тезелгән. Кода-кодагыйлык, әшнәлек, итәк астыннан ут йөртү… Шуңа дәрәҗәсе төште дә инде. Җитәкчеләребез үзләре дә теге яки бу кандидатураны үткәрттерү яки киресенчә бирдерттермәү өчен тырышып, бүләкнең ямен җибәрүгә өлеш керттеләр. Бу бүләк инде бүген дәрәҗәле премия булудан туктап бара. Моның шулай булуында кайбер лауреатларның үзләренең дә гаепләре юк түгел. Димәк, андыйларга: «Мин — Тукай бүләге иясе», — дип түш киереп йөрү килешми инде. Талантлар да, талантлы әсәрләр дә гел туып, иҗат ителеп тормый, бәлки премияне ике-өч елга бер генә тапшырырга кирәктер. Дәрәҗәсе саклансын өчен!

«Барысы да шоуга корылды. Ярый, хәзер шоу белән акча эшләдек тә ди, ә 20-30 елдан соң милләтнең сәнгате белән нәрсә булачак? Нишләп җитди рәвештә кадрлар әзерләүгә алынмыйлар?»

«Татар җыры» барлыкка килү белән чын, моңлы, матур татар җырына ясин чыгылды дисәк һич тә арттыру булмас. Кем икәнен төгәл хәтерләмим, бер җырчы егет шушы конкурста җиңү яулагач, бөтенләй икенче төрле җырлый башлый. Хәтта үз әнисе дә аннан: «Улым, элек син болай җырламый идең бит?!», — дип сорарга мәҗбүр булган. «Татар җыры» на моң кирәкми, заманчалык, яурупачалык, әмрикәнчәлек кирәк шул, апа җаным. Шулай җырламасаң син алтын статуэтка ала алмыйсың, халыкка барып җитә алмыйсың. Хәзер бит радио-телевидениедән бер җырыңны көненә ун тапкыр әйләндермәсәләр, сине бер кем дә белми. Реклама заманы ич! Фикеремне В.Гәрәеваның сүзләре белән дәвам иттерәм: «Мин телевидениене басып алган ир белән хатын җырлауларын туктатырга вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Дуэт андый булырга тиеш түгел» Чыннан да, бу дуэтлар ардырды инде. Акча эшләр, банкетларда бергә катнашу өчен төшерелгән клип икәнлеге әллә каян күренеп тора. Элек ирле-хатынлы җырчылар бармак белән генә санарлык иде. Ә хәзер һәр өч җырчының берсе ирле-хатынлы. Элеккеге дуэтлар алар чын сәнгать әсәре, милли мирасыбыз булырлык әсәрләр иде. Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиева дуэтларын гына тыңлап карагыз! Искиткеч! Мәдәниятнең шоуга корылуына бик яхшы мисал инде бу. Венера ханым «Үзгәреш җиле» конкурсына да каршы түгел: «Үзгәреш җиле»н начар дип әйтмим. Ниндидер яңалык кирәк булгандыр. Ләкин җырларны танымаслык дәрәҗәгә китереп җиткерергә кирәк булдымы икән? Көй үзгәрергә тиеш түгел. «Гөлҗамал» һәр гасырда «Гөлҗамал» булып калырга тиеш. Моңны югалту — ул бит шул ук телне югалткан шикелле»

Мәшһүр җырчыларыбыз И.Шакиров белән Ә.Авзалова «Кара урман», «Гөлҗамал»ларны башкарып халык арасында танылганнар. Ә бүгенге җырчыларның ничә процентының бу җырларны җырларга тавыш мөмкинлекләре бар икән? Халкыбызның яраткан артисты Флера апа Сөләйманованы заманында «тавышың кечкенә» дигән сылтау табып филармониядән куалар. Бүгенге җырчылар аның репертуарындагы ничә җырны җырлый алалар икән? Менә сиңа тавышсыз җырчы? Ә нигә хәзер дә дәрәҗәле комиссия каршында хисап тотып, аларның уңай фикерен ишеткәннән соң гына, зур сәхнәләрдә җырлау хокукы бирүче таныклык бирмәскә? Хәер, хәзер ул барыбер «блат-сватка» корылыр иде.

«Миңа калса, милләт дип кычкырудан да мәгънә юк хәзер. Мәктәпләрең ябылып беткән икән, киләчәк дип авыз суы корытудан ни файда?.. Шуңа күрә гариза язып милләтнең бүгенгесеннән чыгар идем дә, мөмкин булса, Тукайлар заманына кайтыр идем. Шушы милләтнең мәдәниятенә алтмыш елга якын гомерен багышлаган кеше бу милләттән чыгар идем ди икән, бу — бик куркыныч нәрсә. Бу — соңгы чиккә җитү, аңлыйсызмы?»

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры, Казан музыка көллиятенең педагогы буларак милләтебезгә ярты гасырдан артык хезмәт иткән Венера Гәрәеваның бу сүзләрен укыгач, күзләргә яшь килә. Ни өчен Туфан абыйлар, Венера апалар безнең белән шулай хушлашырга тиешләр иде соң әле? Моңа кем гаепле? Сиксәненче елларда, Казан шәһәрендә бер татар мәктәбе калган вакытта да, Хәсән Туфаннар, Сибгат Хәкимнәр: «Без сездән разый егетләр», — дип киткәннәр иде бит. Шагыйрьләребез сүзләрен үзгәртебрәк әйткәндә, чабаталы чакта югалмаганны, электрлы гына түгел, интернетлы гасырда, без нигә юкка чыгарга тиеш соң әле? Моңа авылларыбызның бетә баруы да зур йогынты ясадымы соң? Ни әйтсәң дә, телнең дә, моңның да бишеге авыл иде бит! Әллә шул интернет дигәннәре милли тамырыбызга балта чаптымы? Юк, Венера ханым, тыныч йоклагыз, безнең милләт үлмәгән әле. Үлмәс тә! Аңыбызга килербез, нәтиҗәләр ясарбыз, авылларыбыз да күтәрелеп китәр һәм җитәкчеләр генә түгел, гади халык та «Без булдырабыз!» дигән шигарьне күтәреп алып, сезнең өметләрне акларбыз, Алла боерса. Без өлгермәсәк, бездән соң килер буыннар барыбер сез башлаган изге эшләрне дөрес юлга алып чыга алырлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100