news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галия Измайлова — «Тумыштан бирелгән сыгылмалылыкка ия уникаль биюче»

1935–1941 елларда Галия Измайлова Үзбәкстан Республикасының Беренче балет мәктәбендә укый, аны тәмамлау белән опера һәм балет театры труппасына кабул ителә.

Галия Измайлова — «Тумыштан бирелгән сыгылмалылыкка ия уникаль биюче»

Балет артисты, балетмейстер, Үзбәкстан ССР һәм СССРның халык артисты Галия Баязит кызы Измайлова 1923 елның 12 февралендә яки 12 декабрендә Томск шәһәренең Татар бистәсендә туа. 1932 елда ире сәяси репрессиягә эләгеп юк ителгәннән соң, әнисе кызын алып Ташкентка китә. Шунда, бию конкурсларының берсендә, талантлы кыз баланы атаклы биюче Тамара Ханым искәреп ала һәм Галия яңа гына ачылган балет мәктәбенә чакырыла.

1935–1941 елларда Галия Измайлова Үзбәкстан Республикасының Беренче балет мәктәбендә укый, аны тәмамлау белән опера һәм балет театры труппасына кабул ителә. Классик балет биюе нигезләрен һәм үзбәк биюенең милли үзенчәлекләрен үзләштергән яшь биюче борынгыдан килгән хореография сәнгатендә яңа иҗади юл эзләргә алына һәм Үзбәкстан сәнгате тарихына яңа бию жанры — классик Шәрекъ сәхнә биюенә нигез салучы буларак керә.

Тумыштан бирелгән сыгылмалылыкка ия уникаль биюче, аны белгән, аның белән бер сәхнәдә бергә эшләгән кешеләр күңеленә чибәр һәм сөйкемле, тыйнак һәм зыялы шәхес булып кереп кала. Галия Измайлова үзенең яраткан театры — Нәвои исемендәге Зур театрга ярты гасырдан артыграк гомерен багышлый. Ул дөнья сәхнәсе балетларындагы иң авыр партияләрне дә, элекке романтик балетлардагы академик партияләрне дә, Шәрекъ халыкларының заманча классик характерлы биюләрен дә бердәй башкарган биюче. «Ак-Биляк» балетындагы — Сәмруг кош, «Бакчасарай фонтаны»нда — Мария, «Болеро»да — Кармен, «Кашмир риваяте»ндә — Нәргиз һәм башка партияләр — ул сәхнәдә тудырган 40 тан артык образның берничәсе генә.

1961елда  Галия Измайлова Ташкент театр сәнгате институтын тәмамлый. Баш балетмейстер вазифасында ул дистәләгән талантлы биючеләр әзерли, үз иҗади мәктәбен булдыра, 30 дан артык спектакль чыгара. «Аккош күле», «Ләйлә һәм Мәҗнүн», «Мәхәббәт талисманы», «Дон Кихот», «Эсмеральда» иң элек аның күңелендә туган, аннары сәхнәдә яши башлаган спектакльләр.

Биюче Галия Измайлова Азия классик биюләре темаларына нигезләнеп куелган хореографик миниатюралар жанрында кабатланмас осталык үрнәкләре күрсәтә. Балерина классик биюгә яңа сулыш өрү өчен хореографның һичшиксез халык биюләренә нигезләнергә һәм шулардан илһам алырга тиешлегенә басым ясый. Ул гастрольләр белән дөньяның 30 дан артык илендә була. Кытай, Франция, Англия, Германия, Япония, Мисыр, Һиндстан, АКШ, Канада тамашачыларын үзенең классик кытай, гарәп, һинди, чегән һәм дөньядагы башка бик күп халык биюләрен виртоузларча башкарып шаккатыра.

Юлдаша Әгъзәмовның «Сиңа гашыйк»,  Герман Ливанов һәм Фәхри Мостафаевның «Бу бәйрәм кичендә», Али Хамраевның «Кайда син, Зөлфиям?», Латыйф Фәйзиевның «Шәрекъ риваяте» фильмнарында, Таһир Сабировның «Мең дә бер кичә» әкиятләре буенча куелган трилогиясендә халык яраткан биюләре белән катнашып, Галия Измайлова кино сәнгатендә үзенең җуелмас эзен калдыра.

Легендар биюче пуантлар киеп сәхнәгә соңгы тапкыр 50 яшендә чыга — үлемсез Карменны бии.

1957 елдан — Үзбәк опера һәм балет театры балетмейстеры, 1977 елдан 1985 елга кадәр — баш балетмейстер.

1963–1970 елларда Галия Измайлова ике чакырылышта Үзбәкстан ССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Балет артисты, балетмейстер һәм хореографның милли мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдәге казанышлары дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. Аңа Үзбәкстан ССРның һәм СССРның халык артисты исемнәре бирелә. Ул СССР дәүләт бүләгенә, Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Ике тапкыр Ленин ордены, «Почёт билгесе», шулай ук Үзбәкстан ССРның «Мехнат Шухрати» — ягъни «Хезмәт даны» һәм «Дуслык» орденнары белән бүләкләнә.

Галия Измайлова 2010 елның 2 октябрендә Ташкентта вафат була. Чыгытай мемориаль зиратында җирләнә.

Ел саен туган көнендә Галия Измайлованың талантына баш иючеләр Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге һәм Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге җитәкчелегендә аның каберенә чәчәкләр сала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100