news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр черки тешләгәннән соң коронавирус йогу ихтималы хакында аңлатма бирде

Коронавирус инфекциясе черкиләрнең өч төрендә үрчи алмый.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе черкиләр аркылы кешегә күчә алмый. Галимнәр Nature.com порталында шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча белгечләр коронавирус черкиләрнең өч төрендә үрчи алмый дигән фикергә килгән. Бөҗәкләрнең мондый төрләрендә инфекция хәтта иң экстремаль очракларда да үрчергә сәләтле түгел. Моннан чыгып, кешегә черкиләрдән коронавирус күчә алмый дигән нәтиҗә ясап була.

«Черки башта вирус йоктырган кешене тешләгән очракта да, инфекция башка кешегә күчми», - диелә тикшеренү материалларында.

«Татар-информ» агентлыгы Россиядә коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны кайчан көтелүе хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot