news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны кайчан булачагы билгеле

Куәте буенча инфекциянең икенче дулкыны беренчесеннән шактый калышачак.

Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны кайчан булачагы билгеле

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Көзен, башка респиратор авырулардан тыш, Россиядә коронавирусның икенче дулкынын да көтәргә мөмкин. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, Сеченовский университеты профессоры Владимир Чулановка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Белгеч хәбәр иткәнчә, көзен авырулар саны арту мөмкин булачак, чөнки бу вакытта мәктәп, студентлар, эшче коллективлар формалашачак, шулай ук ял итүчеләр кайтачак.

«Бу һәрвакыт респиратор инфекцияләре белән авыручылар санының артуына китерә, әмма бу дулкын беренче дулкындагы кебек үк көчле булмаячак», — диелә басмада.

Чуланов сүзләренчә, инфекциянең йомшаруына күп кешеләр тарафыннан аңа иммунитет алу, гражданнарның профилактика чараларга җитди мөнәсәбәте ярдәм итә. Моннан тыш, «профилактик чаралар тәҗрибәсе» дә мөһим роль уйный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100