Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Галимә: Яңа томлыкларда Фатих Әмирхан беренче тапкыр тәрҗемәче буларак тәкъдим ителә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Хөснетдинова язучы, тәнкыйтьче Фатих Әмирханның тәрҗемә әсәрләре дә булуын билгеләп үтте.
«Яңа чыккан томлыкларда Фатих Әмирхан беренче тапкыр тәрҗемәче буларак та тәкъдим ителә. Элек җыентыкларда басылган тәрҗемә әсәрләреннән тыш, яңа томлыкларда Леонид Андреевның «Рассказ о семи повешенных» әсәренең татарча тәрҗемәсе дә урын алды. Академик басма буларак эшләнгәнгә күрә, һәр әсәрдә һәр төрек алынма сүзенә искәрмә бирелде. Алар әсәрнең контекстына туры килеп, тәрҗемә ителеп, хәзерге заман укучысына якын, аңлаешлы итеп язылды, аңлатма бирелде», - диде ул Татар китабы йортында.
Моннан тыш, Фатих Әмирханның «Халык кызлары» җыентыгы исеме белән басылып чыккан әсәрләре дә яңа томлыкларга кертелгән. «Элек безнең укучы бары «Ай өстендә Зөһрә кыз» дигән өзеген генә белә иде. Яңа томлыкларда өч әсәр бергә тупланып, бер цикл буларак бирелде. «Сөембикә», «Картада оттырылган Зөлхәбирә» әсәрләрендә татар хатын-кызының язмышы тылсымлы әкияттәге кебек сурәтләп бирелә», - диде Гөлназ Хөснетдинова.
«Фатих Әмирхан кайбер әсәрләрен ике тапкыр эшләгән. Бу әсәрләрнең күбесе октябрь революциясеннән - 1917 елдан соң эшләнгән, алар да томлыкларда тәкъдим ителә. Аңлатма һәм искәрмә өлешендә әсәрләрнең язылу тарихы: кайчан беренче тапкыр басылып чыккан, ничә тапкыр һәм нинди имзалар белән басылган һ.б. Бәяләмәләрдән шәхес, вакыйгалар турында тарихи фактларга нигезләнгән кызыклы мәгълүматлар урнаштырылды», - диде галимә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз