news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Фатих Әмирханның зыялылыгы «Фәтхулла хәзрәт» повестендә чагылыш таба

Әлфәт Закирҗанов: Фатих Әмирханның зыялылыгы «Фәтхулла хәзрәт» повестендә чагылыш таба
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов язучы һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханның зыялы әдип булуы турында сөйләде.

«Ул чорда киң таралыш алган җәмгыятебездәге кимчелек, тискәре яклардан көлү - башка дәрәҗәдә. Фатих Әмирханның зыялылыгы, аның чын мәгънәсендә европачыл яшәешкә йөз тоткан әдип булуы «Фәтхулла хәзрәт» повестендә дә чагылыш таба. Фатих Әмирханның интеллектуальлеген, эрудициялелеген күрәбез. Бу - әсәр, геройларның эш-гамәлендә, диалог-монологларында ачык чагылыш таба», - дип бәяләде галим.

Аның әйтүенчә, Фатих Әмирхан Иван Тургеневның әсәрләрен яттан белгән. «Рудин», «Отцы и дети» әсәрләрен шулкадәр яхшы белгән, нәкъ менә шуны үзенең пьесаларына нигез итеп алган. Аның геройлары - Базаров һ.б. теле белән сөйли. Тургенев яклаган идеалларны ул кешеләр арасындагы социаль тигезлек мәсьәләсе, шәхес буларак рухи иреккә омтылышы, үз яшәешендә кешенең бәхетле булырга тиешлеге һ.б. сорауларны куйган», - диде Әлфәт Закирҗанов.

«Өченче томлыкта Фатих Әмирханның «Урталыкта» романы һәм пьесалары тәкъдим ителә. Пьесалар турында сүз алып барсак, Аллаһка шөкер, кулъязма «Мирас» үзәгендә төп нөсхәләре сакланып калган. Совет чорында читләттерелгән, оныттырылган әдибебез Гаяз Исхакыйның «Өч хаты белән тормыш» әсәре телгә алынган урын төшереп калдырылган. Бер караганда, аның зыяны да юк кебек. Күрәсең, Совет чоры цензурасы моны үткәрмәгән», - диде ул.

Әлфәт Закирҗанов яңа чыккан томлыкларда Фатих Әмирхан әсәрләрен бөтен барлыгында, байлыгында кабул итү мөмкинлеге бирелә.

«Әлеге әсәрләр бу чор әдәбиятында ук драматургиядә аерылып торган. «Яшьләр», «Тигезсезләр»гә карата Галиәсгар Камалның бәясеме, Габдрахман Кәрамнең ике әсәргә дә бәясе, яисә «Фәтхулла хәзрәт» повестенә нигезләнеп язылган Фәтхи Бурнаш бәясен укыганда ук, әсәрләрнең кыйммәтен аңлыйбыз», - ди галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100