Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әмирхан: Зәйнәп Хәсәния Фатих Әмирханны иң чибәре һәм шаяны дип искә алган

Язучы һәм журналист Марат Әмирхан журналист һәм «Аң» журналының сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең язучы, тәнкыйтьче Фатих Әмирхан турындагы истәлекләрен сөйләде.
«Очраклы рәвештә Зәйнәп Хәсәниянең «Хәтер түрендә» дигән истәлеген укыдым. Анда Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан турында җылы сүзләр әйтелә. Фатих Әмирханны ул: «Иң зыялы, купшы, иң чибәре һәм иң шаяны», - дип яза. Шундый мисал китерә. Бервакыт яшь кызлар: «Фатих абый, син сандугач сайравын яратасыңмы?» – дип сорау бирә икән. «Юк, яратмыйм. Сандугач тавышында чәрелдек хатын-кызлар тавышы. Мин карганың калын тавышын яратам. Чөнки каргада – батыр ир-егетләрнең тавышы», - дип шаяртып җавап биргән», - диде ул.
Аның әйтүенчә, шул очрашуда Фатих Әмирхан гарәпчә шигырен укыган. «Аңа гарәп телендә Тукай җавап шигырен яза. Бер-берсе белән алар гарәп телендә шигырь әйтешкәннәр. Бу аларның зыялылыгы турында сөйли», - диде Марат Әмирхан Татар китабы йортында.

Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Соңгы вакытта Фатих Әмирханның әсәрләре белән бик нык кызыксындым, күп укыдым, аның турында истәлекләр өйрәндем. Нәтиҗә буларак, «Шагыйрьнең даирәсе» дигән китап яздым. Габдулла Тукайның иң якын һәм тугрылыклы, талантлы дуслары урын алган монда. Без аларны һәрвакыт догада тотсак иде, рухларына дога кылсак иде. Китапта Тукайдан тыш, Фатих Әмирхан, Камил Мотыйгый, Сәгыйть Рәмиев, Габдулла Кариев, Сәгыйть Сүнчәләй бар. Тукайның җан дуслары – шушылар», - диде язучы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз