news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә: Сүзләрнең бер-берсенә ярашлы файдаланылуы Еники прозасында эчке бер моң хасил итә

Галимә: Сүзләрнең бер-берсенә ярашлы файдаланылуы Еники прозасында эчке бер моң хасил итә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашы. Галимә Әмирхан Еники прозасында поэтик ачышлар турында сөйләде.

«Хикәяләү матурлыгы, сүзләрнең бер-берсенә ярашлы файдаланылуы Еники прозасында эчке бер моң, музыка хасил итә. Әдип вакыйгаларны сюжет-композиция ягыннан оештыруны психологизмны көчәйтүгә буйсындыра. Янәшәдә авторның фәлсәфи «тавыш»ы ишетелә», - диде ул түгәрәк өстәлдәге чыгышында.

Ул Әмирхан Еники иҗатының кыйммәте, аның татар совет әдәбиятын үзгәрткән әсәрләр иҗат итүе хакында күп язылганлыгын искәртте. «Чыннан да, бер яктан, ул әдәбиятка кешенең рухи олылыгын үзәккә куйган шәхес концепциясен алып керә. Икенче яктан, иҗатчыларны да уйландыра, милли әдәбиятның үз традицияләрен, бигрәк тә ХХ йөз башы язучыларының психологизм һәм фәлсәфи гомумиләштерү мөмкинлекләреннән оста файдалануын искә төшерә», - дип саный Дания Заһидуллина.

«Совет әдәбияты контекстында Еники иҗатын тикшергәндә, без беренче чиратта андагы психологизмны телгә алабыз. Язучының сугыш чоры хикәяләрендә психологизм төп эчтәлекне хасил итә. Ягъни язучы сугыш яки тыл вакыйгаларын түгел, бәлки аларның кеше күңелендә чагылышын сурәтләү объекты ясый, аерым кеше өчен фаҗига булуын үзәккә ала. Татар совет прозасында исә, гомумән алганда, психологизм – геройлар характерын тергезүдә, аерым хәл-вакыйгаларны бәяләүдә катнаша», - диде галимә.

Аның әйтүенчә, «Кем җырлады?» хикәясендә, татар прозасында беренче булып, психологизмның аң агышы алымы файдаланыла.

«Тагын бер сыйфат аерып билгеләүне сорый: Әмирхан Еникидә фәлсәфә экзистенциаль башлангычлы, яшерен сагыш белән өртелгән, ләкин әсәрләр һәрчак өмет ноктасында төгәлләнә. Бигрәк тә язучының «Төнге тамчылар» (1964), «Шаяру» (1955), «Картлар» (1970), «Тынычлану» (1978) хикәяләре шуны күрсәтә. Аларда әдип шәхеснең рухи ялгызлыгын яшәеш кануны дәрәҗәсенә күтәрә, моның сәбәбен берәү дә урап уза алмый торган ялгышу белән бәйли», - диде ул чыгышында.

Дания Заһидуллина фикеренчә, бу хикәяләр язучының кеше психологиясе, психоанализ белән кызыксынуының артуы хакында да сөйли. «Болар татар әдәбияты өчен яңалык, ХХ гасыр башында өзелеп калган агымга ялгану икәнлеген дә искәртергә мөмкин. Ялгызлык фәлсәфәсе әдипнең «Тынычлану» (1978) әсәрендә иң югары ноктасына җитә», - диде ул.

  • Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100