Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина: Әмирхан Еникигә һәйкәл кую һәм сайтын булдыру бурычы тора
КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Галимә язучы мирасын пропагандалау турындагы бурычлар белән таныштырды.
«Бүгенге көндә язучының нәсел китабын һәм сайтын эшлибез. «Соңгы китап»ка килгәндә, Әмирхан Еникинең әтисе нәсел шәҗәрәсен язып калдыра, ул шәҗәрә Әмирхан Еникинең кызы – Флера Карташевада саклана. Мәгълүм булганча, әтисе ягыннан Әмирхан Еникинең нәселе Александр Купринга да, Тинчуриннарга да барып тоташа. Әмирхан Еникинең хатыны Гөлсем ханым, шулай ук, морзалар нәселеннән. Кичә мәдәният министрлыгында Ирада Әюпова белән сөйләшү булды, нәсел китабын эшләү быел башкарылачак. Миңа калса, бу фактларны өйрәнеп, халыкка җиткерү мәгъкуль эш», - диде ул.
Ул, шулай ук, Әмирхан Еники сайтын эшләнеләчәген әйтте. «Моны мин үз өстемә алдым. Сайтны минем улым эшләде. Скверда һәйкәл урнаштыру бурычы да әйтелде. Кичә Ирада Әюпова белән сөйләшүдә һәйкәл булачак, дигән фикер яңгырады. Конкурс игълан ителгәнлеге турында хәбәр ителде», - диде Гөлфия Гайнуллина түгәрәк өстәлдә.
«Моннан тыш, булачак аспирантым, яшь язучы, Светлана Гыйләҗева – Әмирхан Еники иҗатына мөкиббән шәкертем, әдипнең якташы, Әмирхан ага турында ярымдокументаль әсәр язарга алынды. Флера Әмирхановна белән дә элемтәгә керде», - диде галимә.
Гөлфия Гайнуллина язучының әдәби иҗатын анализлауга, публицистикасын, интервьюларны барлауга, өйрәнүгә, архив материалларын системага салуга мөнәсәбәтле эшләр башкарылырга тиешлеген әйтте. «Бу өлкәдә докторлык диссертациясе эшләү барышында, язучының иҗатын өйрәнүгә караган библиорграфия төзелде. Шәхсән минем 70 сандагы мәкалә дөнья күрде. Боларның барысын да фәнни әйләнешкә кертеп, анализлаячакбыз, яшь буын арасында популярлаштырачакбыз. Архивтагы материалларны күтәрәсебез бар», - дип билгеләп үтте.
Гөлфия Гайнуллина, Әмирхан Еникинең әсәрләрен фильм һәм спектакль итеп тәкъдим итү мәсьәләсе җәмәгатьчелектә зур проблема тудыруын әйтте. «Бер генә сәгатькә» фильмының Әмирхан Еники үзе раслап калдырган киносценарие бар. Башка әсәрләрен сәхнәләштерү мәсьәләсендә бәхәсләр бара. Безгә проблемаларны хәл итү юлына чыгарга кирәк», - диде ул.
«Миңа калса, тәрҗемә эшен дә актуальләштерү кирәктер. Әмирхан Еники Азалия Бодюгина тәрҗемәләренә ихтирам белән караган, Азалия ханым аның «Соңгы китап» романын тәрҗемә иткән. Әмирхан ага әсәрләренең тәрҗемә ителүен бик теләгән. Әмирхан Еникинең 115 еллыгы белән бәйле эшләр, һичшиксез, тукталмаячак. Шулай ук, Әмирхан Еникинең музее турында сөйләшүләр алып барылды. Бу мәсьәлә әле хупланмады. Һәр язучының музеен эшләү кирәкме, дигән сорау да яңгырады. Флера Әмирхановнада шактый әйбер саклана. Татарстан милли музеена аның шактый әйбере тапшырылган. Экспозиция рәвешендә булса да, бер музейда даими рәвештә Әмирхан Еникинең әйберләре торырга тиеш дип саныйм», - диде Гөлфия Гайнуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз