Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимә Лена Гайнанова: Таҗи Гыйззәтнең улы Казбек абый тормышчан кеше иде
Галимә, текстолог Лена Гайнанова классик татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең улы Казбек Гыйззәт турында хатирәләрен сөйләде.
«Таҗи Гыйззәтнең улы Казбек Гыйззәт белән бергә Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында укыдык. Без икенче курста булганда безнең төркемгә кушылды. Ул бездән 12 яшькә өлкәнрәк иде, чөнки икенче югары белемен алды. Соңыннан гына белдем: әтисе юлын махсус сайлап, татар филологиясе факультетына укырга керергә булган», - диде ул драматургның 130 еллыгына багышланган «Гыйззәт.130» күргәзмәсе ачылышында.
Ул Казбек Гыйззәтне тормышчан кеше дип атады. «Практиканы тормыштан алып сөйли, шуңа да ышандыра белә иде. Аның фәлсәфәсен тыңлап калучылар - бәхетле кешеләр», - диде галимә.
«Безне профессор, галим Ибраһим Нуруллин укытты. Имтихан вакытында Казбек абый теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикерен әйтеп, Ибраһим абый белән бәхәсләшеп тә ала иде. Ибраһим абый бәхәсләшкәнне ошатып бетерми - тавышын күтәреп әйтә иде. Казбек абый аны үзенчә дөрес юлга кертергә тырышты», - дип өстәде Лена Гайнанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз