news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Шәйхин: Таҗи Гыйззәт әсәрләре еш куелмаса да, аның иҗаты һәрдаим яңгырап тора

Айдар Шәйхин: Таҗи Гыйззәт әсәрләре еш куелмаса да, аның иҗаты һәрдаим яңгырап тора
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Милли музее филиалы - Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин классик татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең әсәрләре һәрдаим яңгырап, ишетелеп торуын әйтте.

«Хәзерге татар театрларында Таҗи Гыйззәт әсәрләре еш куелмаса да, аның иҗаты һәрдаим яңгырап, ишетелеп тора. Ул яктан, Таҗи Гыйззәтнең иҗаты беркайчан да актуальлеген югалтмый», - диде ул драматургның 130 еллыгына багышланган «Гыйззәт.130» күргәзмәсе ачылышында.

Ул күргәзмәнең берничә төп әһәмияткә ия булуын әйтте. «Бердән, Островский урамы - Казанның әдәби урамнарының берсе, Таҗи Гыйззәт нәкъ менә шушы урамда яшәгән. Аңлашыла ки, Шәриф Камал белән Таҗи Гыйззәтне замандашлар, драматурглар, театр әһелләре, Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзалары буларак та тыгыз мөнәсәбәтләр тоташтырып торган. Әлеге шәхесне берләштерүче тагын бер шәхес - Салих Сәйдәшев», - диде Айдар Шәйхин.

«Таҗи Гыйззәт - Салих Сәйдәшевның якын дусларының берсе, Шәриф Камал Сәйдәшкә дә, Таҗи Гыйззәткә дә остазрак кеше була, әмма Сәйдәш икесе белән дә дус булган. Татар китабы йортында бу иҗади тандемнарның булуы бик мөһим, әлеге исемнәрне яңгыратып торачакбыз», - диде Татар китабы йорты мөдире.

Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев сүзләренчә, Салих Сәйдәшев иҗатын Таҗи Гыйззәтнең әсәрләреннән башка күз алдына китереп булмый.

«Кәрим Тинчурин кебек, зур дусты һәм иҗатташы булган Таҗи Гыйззәт тә Салих Сәйдәшев иҗатына зур йогынты ясаган. «Гөлйөзем» ариясе, «Әдрән диңгез», шулай ук «Изге әманәт», «Чын мәхәббәт», «Алсу таң» әсәрләре еш кына концертларда яңгырый. Бу дуслык, иҗатташлык әле дә дәвам итә. Салих Сәйдәшев һәм Шәриф Камал музейлары бер-берсенә теләктәшлек белдереп, ярдәм итеп тора», - диде ул.

Айдар Әхмәдиев Салих Сәйдәшев музее урнашкан бинада кайчандыр композитор үзе яшәгән, ә Татар китабы йортыннан ерак түгел урнашкан бинада кайчандыр Таҗи Гыйззәт яшәгәнен әйтте. «Символик параллельләр өстәмә мәгънә өсти. Киләчәктә дә хезмәттәшлек дәвам итсә иде дип телибез», - диде Салих Сәйдәшев музее мөдире.

«Таҗи Гыйззәткә багышланган күргәзмә эзләнү форматында әзерләнде. Әдәбиятның төрле катламнарын, вәкилләрен, шәхесләрен яңадан өйрәнергә туры килә, шуңа да фондтагы байлыкларны өйрәнү яңалык ачарга мөмкинлек бирә. Сүз уңаеннан, күргәзмәдә чынлап та кызыклы экспонатлар бар. Милли музей фондында Таҗи Гыйззәт белән бәйле өч меңгә якын музей берәмлеге саклана. Аларның күпчелек өлешен Таҗи Гыйззәтнең улы Казбек Гыйззәт тапшырган», - дип аңлатты Айдар Шәйхин.

Ул әлеге предметларның тасвирланганын әйтте. «Таҗи Гыйззәт исемен танытуга, аның мирасын саклауда, үстерүгә һәм халыкка җиткерүгә Казбек Гыйззәт искиткеч зур өлеш керткән», - дип билгеләп үтте Айдар Шәйхин.

  • Татар театр сәнгате һәм әдәбияты тарихында Таҗи Гыйззәт күренекле урын били. Аның әсәрләре озак еллар буена татар сәхнәсеннән төшмәде. Композитор Салих Сәйдәшев белән иҗади тандемда туган музыкаль драмалары, Җәүдәт Фәйзи көй язган «Башмагым» музыкаль комедиясе, үткен социаль юнәлештә язылган 37 пьесасы һаман да татар сәнгатен сөючеләрнең күңелләрендә. Спектакльләрдәге җырларны исә төрле буын музыкантлар башкара.
  • Таҗи Гыйззәт исән чагында ук милли драматургиянең классигы булып таныла. Гомере буена ижтимагый эш белән дә шөгыльләнә, сугыш елларында TACCP Язучылар берлеген җитәкли.
  • Татарстан Милли музее һәм архивын драматургның шәхси әйберләрен 1950 елларда ук җыя башлый. Хәзерге вакытта өч меңгә якын берәмлектән торган зур коллекция озак еллар буена музей саклаучыларның һәм әдипнең туганнарының, татар театрының бергә туплаган байлыгы.
  • Коллекциянең нигезен тәшкил иткән берәмлекләрне тапшыручы драматургның улы - Казбек Гыйззәт. Шулай ук Камал театрыннан, В. Гертцтан, башка оешмалардан бүләк ителгән ядкярләр бар.
news_right_1
news_right_2
news_bot