news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә Ләйсән Надыршина: Рәмис Аймәт сан артыннан куа торган шагыйрь түгел

Галимә Ләйсән Надыршина: Рәмис Аймәт сан артыннан куа торган шагыйрь түгел
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Надыршина әлеге кичәдә Рәмис Аймәтнең сан артыннан куа торган шагыйрь булмавын әйтте.

«Татар әдәбияты электән шигъри әдәбият булып туган, татар халкы һәрвакытта шигырь белән бергә яшәгән. Рәмис Аймәтнең әлеге китабын кулъязма хәлендә уку бәхете тәтеде, мин аның рецензенты. Китап бик көттереп алынган бүләк булды. Рәмис әфәнде сан артыннан куа торган шагыйрь түгел, аның китаплары бик көттереп кенә, тансыклатып кына укучыга ирешә. Бу аның, бәлки, үз-үзенә таләпчәнлегеннән, эчке культурасыннан да киләдер. Дөрестән дә, китапта камил, аның иҗат стилен билгеләгән шигырьләр тупланган», - диде ул.

Галимәне шигырьләрнең мәгънәви куәте, фәлсәфилеге җәлеп иткән.

«Биредә Рәмис Аймәтнең лирик герое: «Мин кем әле? Минем тормышта вазифам нәрсәдә? Без нинди юлдан барырга тиеш?» – дип уйлана. Шушы тирән уйлануларын ул иҗатының башлангыч чорында ук: «Ап-ак хакыйкатьләр эзлим һаман чуарланган кәгазь битеннән», - дип әйтә. Лирик герой үзенең җирдә яшәү мәгънәсен, хакыйкатьне сөйләүдә күрә. Бу Рәмис Аймәтнең үзенең дә тормыш максаты, эчке халәте. Шул хакыйкатьне аңлаудан, кайвакытта аны әйтеп бетерә алмау гаҗизлегеннән, кешеләрнең ул хакыйкатькә төшенмәүләреннән аның күңелендә сызлану, сагыш туа», - диде Ләйсән Надыршина.

Аның әйтүенчә, сагыш – Рәмис Аймәт иҗатының беренче чорыннан алып хәзерге чорына кадәр төп мотив булып тора. «Ул үзе: «Мин яралганмындыр сагыш учагының төбеннән», - ди. Шушы сагышның сәбәбен беләсе килә. Мөгаен, ул якын кешеләренә сөйләп бетерә алмаган сагышларын шигырь юлларына саладыр», - дип бәяләде ул.

«Мәңгелек сагыш» китабында тагын бер үзенчәлек – Рәмис Аймәтнең шигырьләренең теле искиткеч бай, нәфис. Ул сүз-сурәт сайлауга таләпчән. Бары тик Рәмис Аймәтнең иҗат стиленә генә, аның индивидуаль йөзен барлыкка китергә образлар бар: ул төс, тавыш образлары белән шулкадәр оста эшли», - диде галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100