news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә Айгөл Ганиева: Әмирхан Еники иҗатын чордашлары да үзләренә үрнәк итеп куя

Галимә Айгөл Ганиева: Әмирхан Еники иҗатын чордашлары да үзләренә үрнәк итеп куя
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Ул Әмирхан Еники иҗатында әхлакый-фәлсәфи проблемалар турында сөйләде.

«Әмирхан Еники иҗатын үзеннән соңгы буын әдипләр генә түгел, күп кенә чордашлары да үзләренә үрнәк итеп куюларын таный. Моны язучының сәләте, зәвыгы, тормышны аңлавы, телгә, сүз сәнгатенә гаять җаваплы каравы белән аңлатырга мөмкин. Иҗатта матурлыкка, гүзәллек төшенчәсенә мөнәсәбәте аны классиклар рәтенә куя: ул матурлыкны гуманистик идеал һәм рухи байлыкны гармоник формада белдерүче сәнгати кыйммәт итеп карый», - диде галимә чыгышында.

Аның фикеренчә, Әмирхан Еники сәнгати аңында матурлык беренче чиратта рухи байлык кешелеклелек, шәфкать, намус, вөҗдан, тугрылык, миллилек һәм табигать белән гармония. «Аның күпчелек чордаш язучыларыннан аермасы да шунда: ул матурлыкны көрәштә дә, җиңүче булуда да, партиялелектә дә түгел, ә гуманистик идеалда күрә», - диде Айгөл Ганиева.

«Әмирхан Еники озын гомер юлы үтә: аны ХХ гасыр яшьтәше дисәк тә була. Совет дәүләтенең төзелүен дә, таркалуын да күрә, әмма аның позициясе үзенчәлекле. Ул партиягә каршы да килми, шул ук вакытта партия җырын да җырламый. Ничектер, параллель агымда иҗат итә һәм башкаларны да үз артыннан ияртә», - дип билгеләп үтте ул.

Галимә татар әдәбиятында буыннар бәйләнеше милли идеяне җиткерү максатында бирелә дип саный. «Буыннар өзелү милләт бетүгә китерүче сәбәп итеп күрсәтелә һәм бу тел, әхлак, туган җир, нигез, катнаш никах мәсьәләләре белән бәйләп карала. Әмирхан ага, беренчеләрдән булып, әлеге мәсьәләне күтәрә. Аның «Әйтелмәгән васыять» (1965) повестендагы Акъәби тормышта үзенең аналык вазифасын рухи-мәдәни кыйммәтләрне саклауда күрүче героиня буларак сурәтләнә. Әмма, кызганычка каршы, мирас итеп тапшырылырга тиешле кыйммәтләрне ул тапшыра алмый кала», - дип сөйләде.

«Еники җәмәгатьчелекне уйланырга этәргән, бәхәс уяткан повестьлар, хикәяләр иҗат итә. Әлеге әсәрләрнең әһәмияте һич кимеми, ә киресенчә, анда күтәрелгән проблемаларның актуальлеге еллар үткән саен арта гына бара. Милли әдәбиятның асыл сыйфатларын туплаган, гомумкешелек мәсьәләләрен күтәргән аның югары сәнгать әсәрләре дөнья әдәбияты чикләренә чыга», - диде Айгөл Ганиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100