news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Зөфәр Рәмиев шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй турында: Бик аянычлы язмыш

Галим Зөфәр Рәмиев шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй турында: Бик аянычлы язмыш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең 135 еллыгына багышланган кичәдә катнашты һәм аның турында фикерләре белән уртаклашты.

«Совет чорында 1929 – 1956 елларда безнең әдәбиятта Сәгыйть Сүнчәләй бөтенләй юк иде. Чөнки 1929 елда аңа арест салып, атарга дигән хөкем чыгаралар. Аннан соң хөкемне үзгәртеп, ун ел тоткыннар лагеренә җибәрәләр. Лагерьдәге срок тәмамланып, «бәйрәмгә кайтырга насыйп булсын», - дигәндә генә аңа яңадан хөкем чыгаралар: аны атып үтерәләр. Бик аянычлы язмыш», - диде ул искә алу кичәсендә Габдулла Тукай әдәби музеенда.

Сәгыйть Сүнчәләй

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галим Сәгыйть Сүнчәләй шәхесе, аның иҗаты белән 1980 еллардан кызыксына башлаган. Шуннан соң, фәнни өлкәдә тирәнтен өйрәнеп, Сәгыйть Сүнчәләй: «Әсәрләр һәм хатлар» дигән китап чыгарган.

«Гаилә хәле турында сорау туарга мөмкин. Баштан ул Сәлимә дигән кызга өйләнә. Аларның балалары вафат була дип беләм. Шуннан соң аерылыша һәм Фәридәгә өйләнә, Фәрит исемле уллары туа. Фәридә белән аерылышалар. 1920 елларда кырым татары кызы Әминәгә өйләнә, уллары Таһир, кызлары Таһирә туа. Фәридә ханым күчмә театрда – Камал театрында эшләгән, ләкин Сүнчәләйне кулга алгач, аны да эшеннән азат итәләр. Һәм ул балаларын алып Азәрбайҗанның Гәнҗә шәһәренә киткән», - диде Зөфәр Рәмиев.

Ул Сәгыйть Сүнчәләйнең төрле җирләрдә булганын – Кырымда театрлар ачканын, концертлар оештырган әйтте.

«Сәгыйть Сүнчәләй гел гаиләсе янында гына булган дип әйтеп булмый. Иосиф Сталин кулы астында – Халыклар комиссариатында (наркомат) эшләгән. Аны беренче тапкыр 1926 елда кулга алганнар, аннан соң партиядән чыгарганнар, соңрак партиягә кайтарганнар. 1929 елда Солтангалиев мәсьәләсе «кыздырылгач», тагын кулга алына. Улы Фәриттән туган балалар бар дип беләм, ягъни Сүнчәләйнең нәсел дәвамчылары бар», - диде галим.

Зөфәр Рәмиев әйтүенчә, Сәгыйть Сүнчәләйнең бертуган абыйсы да булган. «Шәриф Сүнчәләй, шулай ук, репрессиягә эләккән, ләкин исән калган. Ул Сәгыйть Сүнчәләйнең архивын, шул исәптән, Тукай хатларын да үзендә саклаган. Энесенең архивын Татарстан Милли музеена тапшырган», - дип ачыклык кертте.

«Кем ул Сәгыйть Сүнчәләй?» – дигән сорауга җавап яңгырады: ул – шагыйрь һәм тәрҗемәче. Байронның «Шильонский узник» поэмасын, Пушкинның «Подражания Корану» шигырьләр циклын татарчага тәрҗемә иткән», - диде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100