news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең хатлары яңгырады

Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең хатлары яңгырады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең 135 еллыгына багышланган кичә булды. Кичәдә музейда Сәгыйть Сүнчәләйнең туганнары, якыннарына язган хатлары укылды. Хатларны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары яңгыратты.

«Мондый хатларны уку чарасы Тукай музеенда беренче тапкыр. Чөнки хатлар – музей фондларында саклана, ул музей экспонаты буларак кадерле. Шулай ук, алар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында да саклана. Ул хатларда Сәгыйть Сүнчәләй шәхес буларак ачыла. Анда балаларына әйткән васыяте, аларга ничек китап укырга, музыка белән шөгыльләнергә, хатынына балаларны ничек дөрес тәрбияләргә икәнлеге турында языла. Хатларында ул күңеленнән чыккан теләкләрен җиткерә. Әнисе өчен кайгырганын күрәбез. Эшчәнлеге белән төрле газета идарәләренә язган хатлары кызыклы», - диде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, Сәгыйть Сүнчәләйнең тормышы, иҗаты Рәисә Мусабәкова, Зөфәр Рәмиев, Казан федераль университеты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан өйрәнелгән. «Музей фондларын өйрәнгәндә музей хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәбез. Әмма аның тормышында, иҗатында ак таплар әле шактый күп. Бүгенге кичәдә шул ак тапларны күпмедер дәрәҗәдә өйрәнү, өйрәнелгән өлешен халыкка җиткерү булды», - диде музей мөдире.

Чарада шагыйрьнең 1914 елдан 1937 елга кадәр гаиләсенә, туганнарына, Иосиф Сталинга, газета идарәләренә язылган хатлары яңгырады. Рәссам, сынчы, скульптор, график Бакый Урманченың Сәгыйть Сүнчәләй белән Соловкидагы очрашулары турындагы аудиоязма да тәкъдим ителде. Язма профессор Зөфәр Рәмиев тарафыннан әзерләнгән һәм галимнең шәхси архивында саклана.

Филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев Сәгыйть Сүнчәләйнең шагыйрь һәм тәрҗемәче булуын билгеләп үтте. «Шагыйрьлеге турында күп язылды, әмма тәрҗемә эшчәнлеге турында аз яздылар. Дөрес, ул бик күп әсәрләрне Европа әдәбиятларыннан тәрҗемә иткән. Байрон әсәрләренә мөрәҗәгать иткән. Ул аның «Шильонский узник» поэмасын тәрҗемәгә алган. 1910 елда күпмедер кисәген Тукайга җибәргән. Чөнки ул аның зур шагыйрь икәнлеген таныган. Тукай укый да: «Син зур әсәргә алынгансың икән, без әле Сәгыйть Рәмиев белән зур әсәргә алынмыйбыз», - дип, хат яза», - диде галим.

«Тукай әсәрнең кулъязмасын укып чыгып, төзәтә һәм басарга тапшыра. Ул кулъязма Фатих Сәйфи-Казанлыда сакланган булган, диләр. Гомумән, Сәгыйть Сүнчәләйнең Габдулла Тукай белән мөнәсәбәтләре бик кызыклы булган. Хатлары сакланган. Тукайның аңа унике хаты булган, шуның сигезе генә сакланган. Сүнчәләйнең дә Тукайга хатлары бар. Сүнчәләйнең көнбатыш Европа әсәрләре белән бәйләнешен ныклап бер өйрәнәсе бар әле», - диде Зөфәр Рәмиев.

Татарстаның атказанган артисты Раил Шәмсуаров Сәгыйть Сүнчәләй белән бәйле истәлекләре белән «Казанга Тукай кайткан» спектакленә әзерләнгән вакытта танышкан. «Сәгыйть Сүнчәләй Габдулла Тукай белән якын дуслар, сердәшчеләр булганнар. Бер-берсенә эч серләрен бушатканнар. Тукай белән Сүнчәләй төннәр буе сөйләшеп чыга торган булган. Сүнчәләй Тукайга төрле әкиятләр, мәзәкләр, кызыклы хәлләр сөйли торган булган. Сәгыйть Сүнчәләй Тукайга әкиятләр укыган вакыта Тукай йоклап китә торган булган», - диде ул.

Россиянең һәм Татарстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артистлары Раил Шәмсуаров, Ирек Кашапов, Алмаз Сабирҗанов, Артур Шәйдуллин, Динә Закирова, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ирек Хафизов, Алмаз Борһанов һәм Салих Сәйдәшев исемендәге музейның өлкән фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангирова чыгыш ясадылар.

  • Сәгыйть Сүнчәләй 1889 елда Саратов губернасының Хвалын өязе Иске Мастак авылында (хәзерге Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы) туа. Ул 1891 елдан Әстерхандагы «Ваһабия» мәдрәсәсендә, 1907 елдан Казандагы Татарская учительская школада укый. Пермь һәм Вятка губерналары авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшли, шигырьләр һәм пьесалар ижат итә. А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, А.А. Блок әсәрләрен татар теленә тәржемә итә. Ул шулай ук балалар өчен музыка буенча ярдәмлек авторы да. Сәгыйть Сүнчәләй Габдулла Тукай белән 1910 елда Казанда таныша.
  • Алар хат алышалар, тәржемә, иҗат мәсьәләләре буенча аралашалар. Инкыйлабтан соң С. Сүнчәләй Кырым, Уфа, Измир (Төркия) һәм Казанда тәрҗемәче, музей директоры була һәм башка дәүләт хезмәтләрендә эшли. 1929 елның 28 февралендә кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. Сонрак үлем карары 10 еллык сөргенгә алыштырыла. Соловец лагерында алты ел утырганнан соң, Сүнчәләйнең эше яңадан карала һәм ул 1937 елның 27 октябрендә атып үтерелә. 1956 елда аклана.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100