news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Татар язучылары гына кулларына корал алып сугышка киткән, дигән сүз дөрес түгел

Галим: Татар язучылары гына кулларына корал алып сугышка киткән, дигән сүз дөрес түгел
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология фәннәре докторы, профессор, институтның баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина әйтүенчә, татар язучылары гына кулларына корал алып, Бөек Ватан сугышына киткән, дигән сүз дөрес түгел. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

«Күренекле рус язучыларының да кулларына корал алып, сугышка китүләрен беләбез. Казах, кыргыз, үзбәк, чуваш, мордва, мари язучылары һ.б. бик күп талант ияләре сугышта һәлак булган. Сугыш ул – шулкадәр зур фаҗига, ул аерым бер милләтләрне, халыкларны, илләрне талантлы балаларыннан мәхрүм итә. Алар үзләренең гаҗәеп әсәрләрен мәйданга чыгара алмыйча, Ватан өчен гомерләрен бирә», - диде Дания Заһидуллина утырышта.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов Дания Заһидуллина белән килешүен әйтте. «Татар әдипләре генә сугышка ашкынган, патриот булган, башкалар алай ук булмаган, дигән фикерне чыгару омтылышын кабул итмим», - диде галим.

«Ике поезд очрашкан. Берсендә – татар язучылары Бөек Ватан сугышына бара, икенчесендә рус язучылары Чистайга бара икән. Рус халкының дөньякүләм танылган язучысын эвакуацияләгәннәр икән, аларны гына саклап калырга теләү булган дип, күпертү ягында түгелмен. «Шагыйрьләрне саклагыз, алар сугыштан соң кирәк булачак», - дигән урта гасыр әдәбиятыннан килгән сүз бар. Икенче яктан, эзләнеп карасагыз, рус әдәбиятының йөзләгән әдибе безнең Җәлил, Кутуйлар кебек, сугышка киткән», - диде Әлфәт Закирҗанов.

Дания Заһидуллина, фикерне дәвам итеп, татар милләте саныннан караганда, югалтулар күбрәк булганын әйтте.

«Эвакуациягә Татарстанга килгән әдипләрнең исемлеген карагыз, алар инде корал тотып сугышка бара торган кешеләр булмаган. Анда өлкән, сәламәтлеге бик үк яхшы булмаган язучылар килгән. Сугышта һәр кешене югалту үкенечле. Талантлы кешене югалту аеруча. Язучылар гына түгел, мәсәлән, «Шүрәле» балетын язганнан соң, сугышка алынып, һәлак булган Фәрит Яруллинны югалту – мәдәниятебезнең тулы бер юнәлешен югалту кебек кабул ителә. Кешенең гомере мәҗбүри өзелү – иң зур фаҗига», - дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100