Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дания Заһидуллина Совет чорында дин-иманлы геройны тискәре сурәтләмәгән әсәрләрне атады
Филология фәннәре докторы, профессор институтның баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина халык язучысы Әмирхан Еникинең сугыш турындагы әсәрләрендә мөселман дөнья сурәте турында сөйләде. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында әйтте.
«Совет әдәбиятында 1930 еллардан башлап дини дөнья сурәте тулысынча кысрыклана, идеологик цензура дини кыйммәтләрне бары тик кире кагу максаты белән генә телгә алырга рөхсәт итә, дигән караш яши. Бер яктан, бу сүзләрдә дөреслек бар. Фатих Әмирханның «Тәгъзия» (1922) хикәясе мөселман дөнья сурәтен тергезеп язылган соңгы әсәрләрдән була. Әмма Бөек Ватан сугышы, бигрәк тә аннан соңгы вазгыять алып килгән күпмедер ирек татар язучыларына бу хәлне үзгәртергә мөмкинлек бирә», - диде галимә.
Аның әйтүенчә, прозаик Әмирхан Еники иҗаты моңа мисал була ала. «Язучының мөселман гаиләсендә үсеп, дини-рухи тәрбия алуын күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, үзенең «Соңгы китап» дип исемләнгән истәлекләрендә ул бик кечкенә чагыннан «күңелендә уелып калган» бер күренешне, бабасының «чирәмгә кара җиләнен» җәеп намаз укырга керешүен искә төшерә. Еники генә түгел, сугыш чорының барлык язучылары да диярлек – мөселманнар булып тәрбияләнгәнлекне истән чыгармау зарур», - дип искәртте ул.
«Бу урында иҗтимагый-сәяси факторларны да күздән ычкындырмаска кирәк. 1930 еллар ахырыннан урнашкан цензура Бөек Ватан сугышы елларында күпмедер йомшара: татар язучыларына да, патриотик хисләрне җырлау белән, туган җир, әти-әни, бабалар мирасы кебек кыйммәтләргә мөрәҗәгать «рөхсәт ителә». Дөнья күреп, үлем белән күзгә-күз очрашып кайткан фронтовик язучылар милли-рухи кыйммәтләрнең мөһимлеген тагын да тирәнрәк аңлый», - диде Дания Заһидуллина.
Ул Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә» (1944) хикәясен атады. «Әсәр сугыш чорын, Галимҗан абзый белән Мәрьям абыстайның гаиләсендәге бер көнне сурәтли. Мәрьям абыстайның диндә булуы аның исеме янына кушылган «абыстай» сүзеннән дә, сөйләшүеннән дә күренә. Улын күрүгә, карчык бу күрешү өчен Аллаһка рәхмәтен укый. Бер урында автор Галимҗан авызыннан да ике тапкыр «амин» сүзен кабатлата. Язучы Мәрьямнең һәм балалары язмышын да Аллаһ кулына тапшырганлыгын, алар өчен дога кылып яшәгәнлеген хикәянең ахырында, улларын озатырга станциягә килгән ана авызыннан әйттерә», - диде.
«Шундый ук күренеш «Тауларга карап» (1948) хикәясендә дә күзәтелә. Локман карт һәм Шәмсинур карчык Аллаһка шөкер итеп яши. Шул рәвешле, яшәеш кыйммәтләре буларак нәсел, дәвам, мәхәббәт аерып чыгарылган хикәядә язучы сугыштан соңгы татар көнитешендә дини-рухи күзаллауның бик табигый яшәвен ассызыклый», - диде әдәбият галиме.
Дания Заһидуллина фикеренчә, бу хикәяләр – совет чорында дин-иманлы геройны тискәре яктан сурәтләмәгән беренче әсәрләрдән. «Аларның язылуы, басылып чыгуы да милли геройларны тасвирлауда сугыш чоры алып килгән бераз иркенәю белән генә аңлатыла ала. Мәрьям абыстай өч улын фронтка озаткан, Шәмсинур карчык исә, Беренче Бөтендөнья сугышында улын, Бөек Ватан сугышында оныгын югалткан. Шушы факт әсәрләрне бастыру мәсьәләсен хәл иткәндә дә аларның менталитетына хөрмәт белән карарга юл ача. Шул ук вакытта «Тауларга карап» хикәясенең 1948 елда «Совет әдәбияты»нан төшереп калдырылуын да искә алырга кирәк», - диде ул.
«Әмирхан Еникинең дини күзаллауны аерым бер характер билгесе буларак күрсәтүдән – дини дөнья сурәтен тергезүгә килүе, һичшиксез, «җепшеклек» алып килгән иркенлек белән бәйле була. Бу хакта язучы үзенең истәлекләрендә дә искәртә: «Иң мөһиме: үзем теләгәнне үземчә язу мөмкинлеге туды кебек»», - диде галимә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз