Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дания Заһидуллина: Совет чоры әдәбиятында дини мотивлар – бөтенләй өйрәнелмәгән өлкә
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәле булды. Филология фәннәре докторы, профессор институтның баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина фикеренчә, Совет чоры әдәбиятында дини мотивлар, дин проблематикасы әдәбият белеме тарафыннан бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән өлкә булып кала бирә.
«Яңа әдәбият тарихы татар әдәбиятына бүгенге көн күзлеге, таләпләреннән чыгып язылды. Анда милли әдәбиятыбызның рухи тормышны, татар дөньясын күрсәтү мөмкинлекләре киң чагылдырыла. 1990 елларда дин әйләнеп кайтканнан соң, кинәт кенә бер ситуациягә килеп кердек: дини әсәр турыдан-туры «Аллаһ бер һәм динле булырга кирәк», дип «җырлаган» әсәр дигән фикер алга чыкты», - диде галимә түгәрәк өстәл утырышында.
Аның әйтүенчә, түгәрәк өстәлдә күтәрелгән проблематика моңа кадәр бөтенләй диярлек игътибар үзәгеннән читтә калган булган. «Ул да булса – фронтовик-язучылар, сугыштан соң яшәгән язучылар иҗатында дини, милли, рухи тормышка мөнәсәбәтнең үзгәрүе. Бөек Ватан сугышы алып килгән яңалыкларның әдәби әсәрләрдә үзенчәлекле чагылыш табуы турында беренче тапкыр сөйләштек. Аерым бер язучылар иҗатында сугыш, тыл вакыйгалары, сугыштан соң булган хәлләр турында без шактый күп беләбез. Әдәбият белеме фәне моны һәрвакыт игътибар үзәгендә тота», - диде ул.
«Татар әдәбиятында кечкенә элементларда, сөйләшләрдә, геройлар бирелешендә, аерым бер күренешләрне тасвирлауда дини тормышның чагылышын өйрәнүгә әле керешеп кенә киләбез дияргә мөмкин. Бу – өйрәнергә кирәк булган өлкә. Бүген без динле җәмгыятьтә яшибез икән, мөселман булган язучыларның үз чорында диннең сакланышын, үз чорындагы милли кыйммәтләрне күрсәтә белү осталыгын да игътибарга алырга тиешбез», - диде профессор.
Дания Заһидуллина Россия халыклары, рус әдәбияты белемендә Совет әдәбиятына карата яңача караш формалашты дип саный. «Совет әдәбиятына яңадан әйләнеп кайтып, андагы кыйммәтләрне, 1990 елларда болар бит «кызыл» әсәрләр дип, игьтибар үзәгеннән читтә булган әсәрләрне дә яңадан кайтып өйрәнү вакыты җитте», - диде галимә.
«Совет чорында шигърияттә дин темасына кагылышлы әсәрләр языла алмаган, чөнки шигърият – мәйдандагы, сәхнәдәге әсәр. Ул идеологиядән китә алмый. Бу яктан драматургия дә моңа якын тора. Ул сәхнә аша тамашачысына шушы идеологияне җиткерергә тиеш була. Бу яктан прозаның өстенлекләре зур. Прозадагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләрне тора-бара ачабыз. Ачкан саен, андагы тирәнлеккә, байлыкларга гаҗәпләнәбез, сокланабыз. Язучыларыбызның осталыгы да шуннан гыйбарәт», - дип йомгаклады ул.
Ул мөселманнар, дин тотучылар Бөек Ватан сугышы вакытында туган илләрен саклауны дини бурычлары итеп тә караганнар, дигән фикердә. «Илнең азатлыгында мөселманнарның роле бик зур. Әлеге рольне яктырту, күрсәтү бүген дә безнең алда куелган бурычларның берсе булып кала», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз