Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим: Татарча энциклопедия төзегәндә төрки телләр нигезендә яңа терминнар уйлап таптык
«Татар теле фәнендә үсемлекләр, кошлар, җәнлекләр терминологиясе эшләнеп бетмәгән», - диде Рафаил Шәйдуллин.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедия үзәге мөдире, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин әйтүенчә, «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия» дип аталган беренче татарча фәнни белешмәлекне әзерләгәндә яңа терминнар уйлап табарга туры килгән.
«Татар теле фәнендә үсемлекләр, кошлар, җәнлекләр терминологиясе эшләнеп бетмәгән. Республиканың табигый баыйлыкларына багышланган беренче татарча фәнни белешмәлекне әзерләве авыр булды. Без революциягә кадәр кулланылган төрки телдәге терминнарга, татар теленең диалектларына нигезләнеп, яңа терминнар уйлап таптык», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Рафаил Шәйдуллин татарча терминнар белән эшләүнең берничә мисалын китерде. «Татар теленең кайбер диалектларында балыкларның исемнәре бар, кайберләрендә русча атамасы белән йөртелә. Судак, берш балыклары – шундыйлардан. Ульяновск өлкәсендә Зур Әврәле елгасы бар. Бер авылда «пескарь» балыгын – шәмбә, икенчесендә мәртәч диләр. Шул исемнәрдән фәнгә якын булганнарын сайлап алырга кирәк булды», - ди ул.
Галим латин теленнән татар теленә кергән терминнар барлыгын да әйтте. «Телебез болай да рус сүзләре белән чуарланган, без аларны киметергә тырыштык. Латинча «ulmus», татарча – элмә агачы. Рус халкы үзләренчә яңа атама уйлап тапкан – вяз дип әйтәләр», - диде ул.
«Энциклопедиядә кызыклы һәм моңа кадәр белмәгән мәгълүматны табып була. Монда барысы да бер җирдә тупланган, хезмәт шунысы белән әһәмиятле, - дип өстәде Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев.
- «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия» дип аталган беренче татарча фәнни белешмәлек республиканың барлык мәктәпләренә биреләчәк. Басманың электрон варианты «Татар энциклопедиясе» сайтында урнаштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз