Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның табигый байлыклары энциклопедиясенең татарча басмасы һәр мәктәпкә биреләчәк
«Энциклопедияне әзерләгәндә татар теленең фәнни терминологиясен саклау һәм үстерү максатын күз уңында тоттык», - диде Искәндәр Гыйләҗев.
«Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия» дип аталган беренче татарча фәнни белешмәлекне Татарстанның һәр мәктәбе һәм китапханәсенә бирәчәкләр.
«Энциклопедия һәр мәктәптә булсын дип эшләнде, ул ачык сатуга чыкмаячак. Тиражы – 1700 данә. Бу энциклопедия күп еллык эшнең дәвамы булып тора. Энциклопедиянең чыгуы - безнең эзләнүләр нәтиҗәсе. Бастыру өчен финанс мөмкинлекләребез аз. Киләчәктә Татарстан үсемлекләре, кошлары, җәнлекләрен аерым китап итеп балалар, укытучылар өчен чыгарырга хыял бар», - диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Искәндәр Гыйләҗев энциклопедияне әзерләгәндә татар теленең фәнни терминологиясен саклау һәм үстерү максатын күз уңында тотуын әйтте. «Студент чагымда бик күп экспедицияләргә йөрдем. Сәяхәтләр вакытында кулга революциягә кадәр чыккан гарәп хәрефләре белән бастырылган китаплар эләгә иде. XX йөз башында ук татар телендә фәнни терминология барлыкка килгәненә гаҗәпләнә идем» – ди ул.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының төбәкне өйрәнү һәм социаль-мәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Лариса Айнетдинова системага салынган, комплекслы эш башкарылган, ике телдә чыккан хезмәтнең башка төбәкләрдә булмавын әйтте.
«Энциклопедиядә ике меңгә якын фәнни мәкалә урын алды, шуларның 500гә якыны җәнлекләр турында, 200гә якыны геология һәм файдалы казылмаларга багышлап язылган. Татарстан Республикасының махсус сакланыла торган табигать территорияләре, 500дән артык су объектлары. Анда төрле фән тармаклары – география, геология, биология, зоология, экология һ.б. буенча гомумиләштерелгән төп мәгълүмат бирелә», - диде ул.
Лариса Айнетдинова Кызыл Китаптагы мәгълүмат белән төгәл охшашлык булмаса да, әмма кертелгән үсемлекләрнең, җәнлекләрнең төп төрләрен чагылдыруларын әйтте. «Татарстанда булган сирәк үсемлекләр, җәнлекләр бар. Бездә, мәсәлән, саз ташбакасы бар. Кайчак бу фактка ышанмыйлар да. Татарстан табигатендә саз ташбакалары, бөе (үрмәкүч семьялыгыннан), соры ябалакларны һ.б. очратырга мөмкинсез», - диде ул.
- «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия» дип аталган беренче татарча фәнни белешмәлекне бастыру эше Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылган.
- Энциклопедиянең электрон варианты «Татар энциклопедиясе» сайтында чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз