news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Рамил Исламов: Муса Җәлил белән бәйле кайбер документлар монтажланган булган

«Муса Җәлилнең Гали Динмөхәммәтовка язган хаты шундый хәлдә иде», - диде белгеч.

Галим Рамил Исламов: Муса Җәлил белән бәйле кайбер документлар монтажланган булган
Салават Камалетдинов

Филология фәннәре докторы, «Җыен» фонды чыгарган «Муса Җәлил» китабы авторы Рамил Исламов герой-шагыйрь Муса Җәлил белән бәйле документларның төп нөсхәсе белән матбугатта чыккан вариантын чагыштырган. Галим әйтүенчә, матбугатта кайбер документлар монтажлап тәкъдим ителгән булган.

«Китапка барлыгы 403 документ керде, шуның 264е беренче тапкыр басылды, кырыктан артыгы төп нөсхәләр буенча яңадан каралып, тикшерелеп кертелде. Әйтик, моңа кадәр басылган кайбер документлар монтажланган булган. Мин моның ни өчен шулай эшләнгәнен аңлап бетермәдем», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Җәлил укулары – 2022» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланыр алдыннан.

Рамил Исламов шундый документларның берсен мисал буларак китерде. «Муса Җәлилнең Гали Динмөхәммәтовка язган хаты шундый хәлдә иде. Муса Җәлил «Отвага» дигән рус газетасында хезмәткәр булып эшкә урнашкан була. «Татар газетасы булса, күбрәк эшләр идем. Русча язу авыррак, татар газеталарына күчерү мөмкинлеге булмас микән, дип мөрәҗәгать итә», - диде ул.

«Татар егетләре күрсәткән батырлыклар турында язар идем», - ди Муса Җәлил хатында. Нәкъ шул урынын кисеп алып, монтажлаган иделәр. Бу нигә кирәк булды икән? Аңлый алмыйм», - диде ул.

Аның әйтүенчә, китапта Муса Җәлилнең тулыландырылган библиографиясе, тормыш һәм иҗат хроникасы эшләнеп кертелгән. Китапта кызыклы фактлар да урын алган.

«Муса Җәлил Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе булганда иҗат әһелләренә төрле чараларда катнашырга авылларга кайтырга туры килгән. Ләкин халык алдына чыгарга юньле-рәтле өс киеме, аяк киеме дә булмаган. «Безгә ярдәм итегез әле» дип, Муса Җәлил берничә тапкыр Татарстанның җиңел сәнәгать министрына хат белән мөрәҗәгать итә. Язучылар шул хәлдә «менә нинди матур тормыш корып яшибез» дип, әсәр язарга мәҗбүр була», - диде ул.

Рамил Исламов җәлилчеләр турында уңай булмаган бәяләүләр белән мәкаләләр чыгуын әйтте. «Шунысы аяныч – аларны үзебезнең татар кешеләре яза. Аларның батырлыкларын шик астына алалар. Бу хәлгә чик куярга вакыт. Безгә мәгълүм: аларның башлары киселгән. Тагын тырнак астыннан нинди кер эзләргә мөмкин?» – диде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100