news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Нурфия Йосыпова: Муса Җәлилнең табылмаган утызлап шигыре бар

«Ул шигырьләрне татар укучысына ирештерү дә – киләчәк эше», - диде галимә.

КФУ профессоры Нурфия Йосыпова: Муса Җәлилнең табылмаган утызлап шигыре бар
Салават Камалетдинов

КФУ профессоры, әдәбият галиме Нурфия Йосыпова «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясендә герой-шагыйрь Муса Җәлил белән бәйле өйрәнелмәгән өлкәләрне әйтте.

Галимә фикеренчә, Муса Җәлилнең табылмаган утызлап шигыре булуы – билгеле факт, бу юлда аерым эзләнүләр булса да, аларны соңгы нәтиҗәгә кадәр илтеп җиткерү, ул шигырьләрне татар укучысына ирештерү дә – киләчәк эше. Нурфия Йосыпова Муса Җәлилнең Подольск ябык архивында халыкка билгеле булмаган тугыз дәфтәре саклануы турында искәрткән иде.

«Яңа методологик карашлар яссылыгында Җәлилнең фәнни биографиясен өйрәнү сорала, ә моның өчен шушы юнәлештә саллы хезмәтләр, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен язу, Җәлилне өйрәнү фәненә яшь белгечләрнең килүе мөһим. Шушы максатта, Тукай энциклопедиясе төзүнең тәҗрибәсенә таянып, Җәлил энциклопедиясен төзү дә көн тәртибендә тора. Әсәрләре дөньяның 60 теленә тәрҗемә ителгән Җәлил иҗаты моңа, һичшиксез, лаек», - диде ул чыгышында.

«Шуның белән янәшәдә Җәлилнең тоткынлыктагы язмышына бәйле ачыкланып бетмәгән урыннар булуы да сер түгел, ә моның өчен Россия һәм чит ил архивларында эшләүне дәвам итү кирәклеге билгеле. Бу юнәлешләрдә эш алып бару өчен чит телләр белгән, татар әдәбиятыннан, мәдәниятеннән, тарихыннан мәгълүматлы булган, архивларда эшләү тәҗрибәсе тупланган әзерлекле белгечләр әзерләү мөһим», - диде ул.

Нурфия Йосыпова Җәлилче галимнәрнең фәнни һәм тәнкыйди эшчәнлеген өйрәнү көн тәртибендә торуын искәртте. «Бу юнәлештә язылган ике кандидатлык диссертациясе генә бу бушлыкны тулыландыра алмый», - диде ул.

«Җәлилнең көнчыгыш һәм көнбатыш, рус әдипләре иҗаты белән кызыксынуы, аларны өйрәнүе билгеле факт, шуңа да иҗатын гареб һәм шәрык контекстында бәяләү, аеруча Көнчыгыш әдәбияты традицияләре белән бәйләнештә тикшерү мөһим. Шулай ук төрки әдәбиятлар белән чагыштырып, генетик, чагыштырма-типологик планда эзләнүләр дә шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә яңа нәтиҗәләр алып килә ала. Ренат Харис фикерләрен дәвам итеп әйткәндә, Җәлилнең батырлык психологиясен иҗат психологиясе аспектында ачу да кызыклы булыр иде», - ди ул.

Әдәбият галиме Җәлил һәм татар театр сәнгате, опера сәнгате арасындагы мөнәсәбәтләр әлегә кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелмәгәнлеген әйтте. «Бу исә Җәлил образы әдәбиятта һәм сәнгатьтә дигән зур тема нигезендә алып барыла ала. Әлеге тема, публицистик характердагы аерым мәкаләләрне исәпкә алмаганда, ачык калган һәм бүген дә үз тикшеренүчесен көтеп ята», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100