news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә Нәфисә Минһаҗева: Казан сулыкларында тотылган балыкның итен генә ашарга ярый

Спикер балыкларның башы һәм эчке органнарында зарарлы матдәләр барлыгын искәртте.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева Казан тирәсендәге сулыклардан тотып алган балыкларның итен генә ашарга яраклы булуын әйтте.

«Казан һәм башкалабыз тирәсендәге сулыкларда балык тотарга яраталар. Анда тотылган балыкның итен генә ашарга ярый. Балыкның башы, эчке органнары, лайлалы урыннарында зарарлы матдәләр — авыр металлар җыела», — дип сөйләде галимә Jadidfest фестивалендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100