news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Мирфатыйх Зәкиев белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Кичә Филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының профессор-консультанты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиев вафат булды. Галим белән хушлашу иртәгә Самосырово мөселман зираты янында 11.00 сәгатьтә була.

«Самосырово зиратына барырга теләүчеләр КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы яныннан (Татарстан урамы, 2 йорт) 10.00 сәгатьтә автобуска утырып бара алачак», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га институтның татар теле белеме кафедрасы.

  • Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы (хәзерге Баулы) районы Зәйпе авылында туа. 1946-1951 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1951-1954 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында аспирантурада белем ала. 1954 елда филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек була. 1963 елда «Татар теленең синтаксик төзелеше» дигән темага филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый.
  • 1965 елда Казан педагогия институты проректоры, 1967 елда ректор итеп билгелиләр. Әлеге вазифада ул 1986 елга кадәр эшли, шул ук вакытта ТАССР Югары Советы рәисе вазифаларын да башкара.
  • 1986 елдан Мирфатыйх Зәки улы СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры вазифаларына керешеп, институтның мөстәкыйль статус алуына, аның үсешенә гаять күп көч кертә. Галим һәм остаз буларак, Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә 60ка якын фән кандидаты һәм 18 фән докторы әзерләгән. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орденнары, күпсанлы медальләр, мактаулы исемнәр белән бүләкләнә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100