news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Мәрҗани белән Рәмзи «Гөлестан бит-төрки»не Мәхмүт Гөлестани язган дип белгән

Эльмира Сәйфетдинова татар мәгърифәтчеләренең Каһирәгә барып, милләттәшләрнең язмышы белән кызыксынганнарын әйтте.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәйфетдинова фикеренчә, татар мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани белән Морад Рәмзи Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәрен Мәхмүт Гөлестани дигән автор язган дип уйлаганнар.

«Алар Каһирәдә булып, ватандашларның язмышы белән кызыксынган. Мәрҗани белән Рәмзи хезмәтләрендә әс-Сараи исемнәре теркәлгән. Мәсәлән, Мәрҗани „Вәфийат әл-әслаф“ исемле хезмәтендә әс-Сараи дигән башка өч галим белән беррәттән Мәхмүт әс-Сараины телгә ала. Ул аны „Гөлестан бит-төрки“ әсәренең авторы, „әл Гөлестани буларак билгеле“, — дип яза», — диде ул.

Галимә Морад Рәмзи турында да әйтеп үтте. «Мәхмүт Сараи Гөлестани әл-Каһири турында әйткәндә, Морад Рәмзи Гөлестани буларак билгеле булуын яза, чөнки ул „шәех Сәгъдинең ‚Гөлстанын‘ укый торган була“. Бу фикерне төрек галиме Феридун Узлук та әйтә», — диде ул Сәйф Сараиның 700 еллыгына багышланган халыкара конференциядә.

Эльмира Сәйфетдинова сүзләренчә, Мәрҗани белән Рәмзинең белешмәсе Сәйф Сараиның тормышын өйрәнүчеләргә ачыш була алыр иде.

«Әмма Нидерландыдагы Лейден китапханәсендә сакланган „Китабе Гөлестан бит-төрки“ әсәренең кулъязмасы Мәхмүт Гөлестанның Мисырга килгән Әхмәд Джалаирга багышланган шигыре белән башлана. Сәйф Сараи шигъри формада аңа җавап яза, ул Әхмәдне туган ягын ташлап китүче илгизәр дип атый», — диде ул.

Сәйф Сараи әсәрләреннән аның Мисырдагы язмышы турында бик аз мәгълүмат кына билгеле. Галимә фикеренчә, Сәйф Сараи исеме тәхәллүс буларак кына кулланылган, Сәйфетдин исеменнән кыскартылып алынган, яки аны яклаган Сәйфетдин Бетхасның исемен алган.

«Гадәттә, мәмлүкләр еш кына тәхәллүс итеп үзләренең яклаучыларының исемнәрен дә алганнар. Гомумән, Алтын Урда шагыйрьләренең исемнәре Котб, Хисам Кятиб, Харәзми кебек тәхәллүс исемнәре булган», — дип тә фараз ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100