Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим Гомәр Сабирҗановның сеңлесе: Абый 8 бертуганына әти урынына булды
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтын оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе булган галим Гомәр Сабирҗановның сеңлесе Румия Шәрәфиева абыйсы белән бәйле истәлекләрне сөйләде. Гомәр Сабирҗанов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
«Абый бик тыйнак, үзе турында күп сөйләми. Ул гаиләдәге иң зур бала, аның 5 энесе, 3 сеңлесе бар. Хәзерге вакытта без бишәү калдык.1941 елда әти фронтка киткән, яраланып кайткан. 1961 елда ул вафат булган. Әни 9 бала белән үзе генә калган. Миңа – иң кечкенә балага 5 яшь иде. Шул вакыттан әнинең төп ярдәмчесе абый булды, ул безгә әти урынына калды», – дип сөйләде ул.
Гомәр Сабирҗанов Ульяновскида югары белем алганнан соң, бүленеш буенча Тыва якларына китә.
«Абый гаиләдә һәм авылда югары белем алган беренче кеше иде. Ике абыем, бер апамны үзе янына укырга алып китте. Абый әнинең терәге иде, һәрвакыт ярдәм итеп торды. Ул ай саен безгә бүләкләр җибәрә иде. Ул барыбыз турында да уйлаган. Кайтканда да күп итеп бүләкләр алып кайта иде. Барыбызга да мәктәп кирәк-яраклары, киемнәр ала иде. Без дә тырыштык», – дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз