news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим, дин белгече Нургали Хәсәновка багышланган китап чыккан

Китап дин белгече, ишан Нургали Хәсәновның 170 еллыгына багышланган.

Галим, дин белгече Нургали Хәсәновка багышланган китап чыккан
Владимир Васильев

Урта Идел буенда танылган дин белгече, галим, ишан Нургали Хәсәновка багышланган китап чыккан. Аның тууына быел 170 ел була. Бу хакта «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә әйттеләр.

Китапның авторы – тарих фәннәре кандидаты, Казан кооператив институтының гуманитар дисциплиналар һәм чит телләр кафедрасы доценты Рәшит Амишов.

«Нургали Хәсәнов – революциягә кадәр атаклы дин белгече булган кеше. Ул күп дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен тәрбияләгән. Совет заманында аның исеме онытылган. Безгә аның турында китап чыгарып, язмышын бөртекләп язарга насыйп булды. Безнең бу шәхесне халыкка күрсәтәсе килә. Чөнки ул безнең төбәктә зур роль уйнаган каһарман», – диде Рәшит Амишов.

Шулай ук, китапны төзүчеләр һәм тарих белгечләре Нургали Хәсәнов турында документаль фильм да төшергән.

  • Китап 5 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә тәкъдим ителәчәк.

  • Нургали Хәсәнов – 1852 елның 8 ноябрендә Казан губернасы Тәтеш уезды Муорзалар авылында туа. «Дүртенче җәмигъ мәчете» (хәзерге «Зәңгәр мәчет») мәдрәсәсендә, 1875 елга кадәр Казанның Апанай мәдрәсәсендә, 1875-1883 елларда Бохараның «Мир-Араб» мәдрәсәсендә укый.
  • 1883 елда фәнни дәрәҗә ала һәм 1883-1885 елларда Бохараның бер мәдрәсәсендә укыта. 1885-1886да «Гатар» мәдрәсәсен җитәкли. 1886 елдан 1919 елга кадәр Буа шәһәренең 1 нче җәмигъ мәчете мәдрәсәсен җитәкли. 1902 елдан Буа шәһәре ахуны – Оренбург магометан рухи җыелышының төбәк вәкиле була.
  • Ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлары һәм халык белән уңышлы эшләве өчен император Николай II нең «Тырышлыгы өчен» алтын һәм көмеш медале белән, 1906 елда Госманлы солтаны Габделхәмид II нең югары мактаулы «Османия» ордены, шулай ук Россиянең тагын ике күкрәк медале белән бүләкләнә.
  • Нургали Хәсәнов 1919 елның 19 маенда 67 яшендә вафат була. Буа шәһәренең татар зиратында җирләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100