news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестивалендә биш ил театры катнаша

Фестиваль кысаларында Буа, Чаллы, Әлмәт, Санкт-Петербург, Иран, Казахстан театрлары спектакльләрен карап булачак.

«Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестивалендә биш ил театры катнаша
Владимир Васильев

7-14 сентябрь көннәрендә өч районда «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестивале, «Буинская Талия» VI театр лабораториясе һәм «Мәдәни друза: Апас-Тәтеш-Буа» проектлары булачак. Аларда Россиянең берничә шәһәре һәм Иран, Төркия, Азәрбайҗан, Беларусь илләреннән дә вәкилләр катнашачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә әйттеләр.

Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры Раил Садриев фестивальнең программасы һәм географиясе белән таныштырды.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Өч ел «Буа: диалог мәйданы»н уздырдык. Быел исемен үзгәрттек, чөнки бу яңа формат. Элек ул театраль фестиваль генә булса, хәзер ул сәнгать фестиваленә әйләнеп бара. Быел Иран һәм Казахстан театрлары, Санкт-Петербург, Мәскәү, Тамбов өлкәсенең Мичурин шәһәре театры, Иваново өлкәсенең Кинешма шәһәре театры, Тольятти белән Яр Чаллы курчак театрлары, Әлмәтнең урам театры, Буа театрлары катнашачак. Шулай ук, Беларусь театрларын көтәбез. Азәрбайҗан һәм Төркиядән дә вәкилләр булачак», – диде Раил Садриев.

Фестиваль кысаларында театрларның спектальләрен карап булачак. Шулай ук, рәсем сәнгате буенча остаханәләр, татар эстрадасы артистларыннан концерт, ярминкә, галим, дин белгече Нургали Хәсәновның тууына 170 ел уңаеннан халыкара фәнни-практик конференция, ачык һавада «Кәмит-Җәвит» юмористик программасы һәм башкалар булачак.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин фестивальнең әһәмиятен билгеләп үтте.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Мәдәният министрлыгы районнарда булган проектларга аерым әһәмият бирә. Район-авылларда урбанизация процессы ничек барганын да беләбез. Мондый фестивальләр район-авылларда яшәүчеләргә мәдәни проектларда катнашу мөмкинлеген бирә. Фестиваль үз эченә театраль куелышларны гына түгел, остаханә, әдәби кичәләрне дә сыйдырган. Киләчәктә дә мондый проектлар министрлык тарафыннан хупланачак», – диде Дамир Натфуллин.

Театр тәнкыйтьчесе, «Әкият» курчак театры сәнгать җитәкчесе киңәшчесе, ТР мәдәният министры киңәшчесе, ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе Нияз Игламов фестивальнең зур шәһәрләрдә түгел, ә район үзәкләрендә булуы дөрес дип саный.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Биш еллап элек, «Алтын битлек» спектакльләрен күрсәтү турында сорау тугач, Рөстәм Миңнеханов: «Нигә тагын Казанда? Нигә башка җирләрдә күрсәтмибез?» – дип әйткән иде. Миңа калса, республика җитәкчелегенең позициясе дөрес. Без Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә генә туктап калырга тиеш түгел. Мәдәни тормыш республиканың төрле район-авылларында кайнап тора. Анда яшәүчеләрне дә бөек сәнгать әсәрләре белән таныштырасы килә», – диде театр белгече.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100