news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә: Дастан жанры соңгы елларда Себер татарларында гына сакланып кала

1920 елда экспедициядә катнашучылар Себердә «Идегәй», «Таһир-Зөһрә» дастаннарының өлешләрен язып алганнар.

Галимә: Дастан жанры соңгы елларда Себер татарларында гына сакланып кала
Солтан Исхаков

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова әйтүенчә, соңгы елларда дастан жанры Себер татарларында гына сакланып калган.

«Дастан жанры соңгы чорларда Себер татарларында гына сакланып кала. Казан татарларында ул, нигездә, китаби дастан буларак сакланган. Себер татарларында 1973 елларга кадәр дастаннарны язып алганнар», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, узган гасырның беренче яртысында экспедициядә катнашучылар Себердә кайбер дастаннарның өлешләрен язып алган.

«Берничә дистә ел дәвамында дастаннар онытылган инде, дигән фикер яшәп килде. Әмма 1920нче елның февраль аендагы экспедиция вакытында без дастаннарның фрагментлы рәвештә булса да, халыкта сакланганын күрдек. „Идегәй“, „Таһир-Зөһрә“ дастаннары турында мәгълүматлар таптык. Зур-зур күләмле әкиятләр дә язып алырга туры килде. Әлегә Себердә фольклор бар», — диде филология фәннәре докторы.

  • Элегрәк Олег Хисамовның Себер татарлары үзләрен татар халкыннан аерып карамый, дигән фикерен язган идек. «Татар-информ» шулай ук «Милли-мәдәни мирасыбыз» сериясендә Себер татарларына багышланган өч китап чыгуын хәбәр итте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100