news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли-мәдәни мирасыбыз» сериясендә Себер татарларына багышланган өч китап чыкты

Җыентыклар Көнбатыш Себердәге комплекслы экспедицияләр нәтиҗәсе буенча һәм төбәкләрдәге элек чыккан яисә архивта сакланган материалларны өйрәнеп әзерләнгән.

«Милли-мәдәни мирасыбыз» сериясендә Себер татарларына багышланган өч китап чыкты
Солтан Исхаков

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Көнбатыш Себер татарларына багышланган китаплар тәкъдим итте.

«Милли-мәдәни мирасыбыз» сериясендәге өч китап Омск, Томск һәм Новосибирск өлкәләре татарларына багышланган. Бу — Себер якларындагы милләттәшләребез турында икенче басма. Җыентыклар Көнбатыш Себердәге комплекслы экспедицияләр нәтиҗәсе буенча, шулай ук төбәкләрдәге элек чыккан яисә архивта сакланган материалларны анализлап әзерләнгән.

«Китапларда Себер татарларының тел, фольклор, сәнгать, археографик үзенчәлекләре чагылыш тапты. Басмаларда шулай ук андагы татарларның тарихы урын алган, кабер ташлары турында мәгълүматлар китерелгән», — диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фән эшләре буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов.

Китапларны Себер татарларына да тапшырганнар.

«Беренчедән, бу китаплар материалларыбызны тупларга мөмкинлек бирә. Икенчедән, Себер татарларының байлыкларын үзләренә кире кайтара. Без аларның әби-бабайларыннан мәгълүмат җыеп, архив материалларын табып, тулыландырып, үткәннәрен искә төшерсеннәр өчен, аларга кире кайтарып бирдек. Бу җыентыклар анда яшәүче һәр татарның өстәл китабы булырга тиеш», — диде Олег Хисамов.

Элегрәк Олег Хисамовның Себер татарлары үзләрен татар халкыннан аерып карамый, дигән фикерен язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100