news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Бөек Ватан сугышы чорында эзәрлекләүләр булуга карамастан, ислам динен тотканнар

Галим: Бөек Ватан сугышы чорында эзәрлекләүләр булуга карамастан, ислам динен тотканнар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты доценты Рөстәм Ибраһимов Бөек Ватан сугышы елларында татар-мөселманнарның дингә тугры булып калулары турында сөйләде. Бу хакта ул Татарстан Диния нәзарәтендә «Бөек Ватан сугышында катнашкан татарлар һәм ветераннар, ислам яңарышы (XX гасырның икенче яртысы)» Россиякүләм конференциясенең пленар утырышында әйтте.

«Муллаларны репрессияләү һәм дингә каршы эзәрлекләүләр булуга карамастан, ислам дине сакланып калган һәм кешеләрнең йөрәкләрендә яшәгән. Белгечләр фикеренчә, Бөек Ватан сугышында җиңеп, туган якларына кайткан ветераннар дини җәмәгатьчелек тормышында актив катнашкан», - диде ул һәм, мисал буларак, ТАССРның дини шәхес культы эшләре буенча вәкаләтле идарәсе мөрәҗәгате текстын китерде. Анда 1944 елда аерым культ хезмәткәрләре, эзәрлекләүләр булуга карамастан, элеккеге эшчәнлекләреннән баш тартмаган, дип әйтелгән.

КФУ доценты мәчетләр ябык булган очракта да, халыкның дин тотуның яңа ысулын уйлап тапканын әйтте. «Закон нигезендә эшләүче мәчетләр генә мөселманнарның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаган, шуңа күрә «алар рәсми рәвештә кайда да булса теркәлмәгән урыннарда бергәләп дога кылу өчен җыелырга мәҗбүр булган», – дип язылган дини культлар эшләре буенча вәкаләтле вәкил текстында. Соңыннан ислам дине ныгый башлый, дигән фикергә килә галимнәр», - диде Рөстәм Ибраһимов.

Рөстәм Ибраһимов әйтүенчә, партия динне иҗтимагый киңлектән кысрыклау сәясәте уңышсызлыгы белән килешүгә бара. «Киңәйтмәү шарты белән дингә яшәргә рөхсәт итәләр. 1940 ел ахырында дин тотучыларга мәчетләрне кире кайтара башлыйлар, әмма эзәрлекләүләр тукталмый. Җомга намазларына урын җитми: совет иле мөселманнары намазны легаль булмаган урыннарда укырга мәҗбүр була», - диде ул.

«Советлар союзының күпчелек мөселман берләшмәләре законсыз нигездә эш итәргә мәҗбүр булган шартларда кала, ә бу исә хакимияткә аларга карата тиешле чаралар күрү хокукын биргән. 1948 елда СССРның дини культлар эшләре буенча Советы төбәкләргә карата кабул ителгән карар җибәрә, карарда җирле үзидарә органнарына яңа дини җәмгыятьләрне теркәү тыела. Моннан тыш, хакимият һәм партия активистлары легаль булмаган мөселман җәмгыятьләренә каршы тору эшен көчәйтә. 1950 елларда хәл бик аяныч борылыш ала: буш мәчетләрне авария хәлендә дип, сүтә башлыйлар», – дип сөйләде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100